Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Мәхәббәт һәм җаваплылык

Балалар бакчасы... Аның белән иң җылы һәм игелекле хатирәләр бәйләнгән: шаян уеннар, тәмле ашлар, урамда йөрүләр һәм, әлбәттә, тәрбиячеләр.

Шәһәр үзәгендә берничә буын бөгелмәлеләр үзләренең икенче өе дип атый ала торган урын бар. Көн саен, 6нчы “Дюймовочка” балалар бакчасы бусагасын узуга, монда тәрбияләнүчеләр мәхәббәт атмосферасына чумалар.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 1964 елдан бирле эшли. Хәзерге вакытта анда 140тан артык сабый йөри. Балалар бакчасында бер яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балалар өчен алты төркем бар. Аларны педагоглар һәм бүтән эшчеләр коллективы игътибар һәм кайгыртучанлык белән әйләндереп алалар.

Мондый урында бөтен кешедә  эшли алмый, бары тик игелек-ле һәм ачык җанлы, кайгыртучан йөрәкле, барлык балаларны да бертигез ярата алган, мәктәпкәчә яшьтәге балалар тормышындагы һәр мизгелнең кыйммәтен һәм мөһимлеген аңлый алган кешеләр генә булдыра ала. Любовь Наумова,

43 еллык тәҗрибәсе булган белгеч, 6нчы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе командасын җитәкли. Любовь Валентиновна – хезмәт ветераны, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә, медицина, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге заманча казанышлар нигезендә укыту процессын яхшыртуда зур уңышлары һәм балаларда әхлакый нигезләр формалаштыруда һәм күпьеллык уңышлы эштә керткән шәхси өлеше өчен Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән Министрлыгы дипломы белән бүләкләнгән.

 

ӘБИСЕНЕҢ КЫЗЫ

Любовь Наумова Башкорт

Автоном Совет Социалистик Рес-публикасының Бакалы райо-нының Пушкино авылында туган. Кыз яраткан ата-анасы, әбиләре һәм бабасының мәхәббәтенә төренеп үсә, күп вакытын алар белән үткәрә.

Әнисе белән әтисе эштә булганда, кечкенә Любаны әбисе карый. Кыз аның әкиятләрен яратып тыңлый, өй эшләрендә булыша һәм бар нәрсәдә дә остазыннан үрнәк алырга тырыша.

– Ул бик тырыш һәм мине балачактан ук ялкауланмаска, бар нәрсәгә дә намуслы карарга, вөҗдан белән эшләргә өйрәтте, – ди Любовь Валентиновна. – Мине хезмәттә, өлкәннәргә һәм кечеләргә хөрмәттә тәрбияләделәр.

 

ӘНКӘМНЕҢ КИҢӘШЛӘРЕ

Мәктәпне тәмамлагач, әнисе Тамара Ивановна Макарова киңәше белән, Ульяновск дәүләт педагогик институтының мәктәпкәчә белем бирү факультетына укырга кергән ул.

– Әни яшь чагында балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде, һәм ул эшен яратты, – ди әңгәмәдәш. – Күрәсең, ул минем вазифамны ана күңеле белән тойгандыр, һәм мин аңа бик рәхмәтле!

Институтның беренче курсында укыганда кыз булачак ире белән таныша. Шул мизгелдән аның тормышы кискен рәвештә үзгәрә: ул кияүгә чыга, белемне читтән торып ала һәм эшли башлый.

– Беренче эш урыным Туймазыда, кайчандыр әни эшләгән балалар бакчасында булды, – дип искә ала Любовь Валентиновна. – Миңа 18 яшь иде, мин иң кечкенәләр төркемендә тәрбияче булдым. Үзем

– тәҗрибәсез, ә балалар – бөтенләй кечкенә. Алар еш кына кәеф-сезләнә, кайчагында дулкынланудан һәм куркудан алар янында утырып елыйсылар килә иде.

Вакытлар узу белән әнисе һәм өлкән хезмәттәшләренең киңәшләре, ике кече сеңлесен тәр-бияләү буенча җаваплылык хисе һәм күнекмәләре яшь белгечкә тәҗрибәсезлеген җиңәргә, кирәкле белем һәм күнекмәләрне алырга булышканнар. Кыз һөнәрен чын күңелдән яратты.

КАРЬЕРА БУЕНЧА ҮСҮ

1983 елда яшь парлар Бө-гелмәгә күчеп килә. Любовь фарфор заводы каршындагы балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша, ике елдан соң аңа мөдир урынын тәкъдим итәләр. Ул чакта яшь хатынга гаилә хәле аркасында вазифадан баш тартырга туры килә. Декрет ялыннан соң ул унтугыз ел буена 33нче балалар бакчасында методист булып эшли.

Любовь Валентиновна аның белгеч буларак формалашуында әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе җитәкчесе Ландыш Ибраһимова зур өлеш кертте, дип саный.

– Мин белгәннең барысы да – аның казанышы, – ди бөгелмәле. – Ул еш кына киңәшләр бирде, күрсәтте, тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ландыш Альтафовна белән эшләү бик җиңел һәм кызыклы иде.

2009 елдан Любовь Валентиновна Наумова 6нчы “Дюймовочка” балалар бакчасы мөдире вазыйфасын башкара. 13 ел эчендә ул аны икенче йорты дип санарга күнеккән, ә 33 кешедән торган коллектив – гаиләсе.

КОМАНДА ЭШЕ

Барыннан да бигрәк үз хез-мәткәрләрендә намуслылык, җаваплылык һәм кешеләр белән аралаша белүне бәяли күп энергияле һәм белемле җитәкче. Моннан тыш, тәрбияче төрле яклап алга киткән, белемле һәм балаларны яратырга тиеш, дип саный.

– Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – ата-аналар балаларын эш көне вакытында калдыра ала торган урын гына түгел. Алар биредә нарасыйларының кайгыртучанлык һәм игътибар үзәгендә булуына, кич белән өйгә кайткач, сабый бер көн эчендә алган яңа белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтә алачагына ышанырга тиеш, – дип ассызыклый

Любовь Валентиновна.

Ул “Дюймовочка” балалар бакчасында эшләгән елларда фикердәшләр коллективы формалашта, алар балаларга дөньяны танып белергә, матурлыкны күрергә, сәламәтлекләрен ныгытырга өйрәтәләр. Бүген учреждениедә тәҗрибәле педагоглар да, бөтен яңалыкларны үзләштерергә әзер актив яшь белгечләр дә бар. Тәрбиячеләр район, республика һәм федераль дәрәҗәдәге бәйгеләрдә уңышлы катнашалар, осталыкларын күрсәтәләр.

Мәктәпкәчә белем бирү уч-реждениесендә төркем бүлмәләре, балаларны татар теленә өйрәтү өчен кабинет, музыка-спорт залы бар. Биредә аң үстерүче уеннар, техник җай-ланмалар һәм уенчыклар, мо-

дельләр, тәҗрибә-эзләнү эшчәнлеге өчен кирәк-ярак һәм башка бик күп әйберләр бар.

Монда ике уңайлы йокы бүл-мәсе кызларга һәм малайларга күп кенә вакыйгалардан һәм мавыктыргыч шөгыльләрдән соң ял итәргә мөмкинлек бирә. Балалар бакчасы территориясендә спорт мәйданчыгы, бакча һәм чәчәк клумбалары урнашкан. Һәр яшь төркеменең уен корылмалары урнаштырылган аерым участогы бар.

“Дюймовочка”да тәрбияләнүчеләр турында тәрбиячеләр һәм педагоглар гына түгел, балалар өчен тәмле иртәнге һәм төшке ашлар әзерләүче пешекчеләр дә, төрле чараларны оештыручы музыка җитәкчесе, шәфкать туташы, завхоз һәм башка хезмәткәрләр дә кайгырталар. Аларның тырышлыгы белән балалар бакчасы һәр иртә балаларны саф, чиста һәм якты нур белән каршы ала.

– Биредә эшләү – зур рухи һәм эмоциональ чыгымнар таләп итә торган авыр хезмәт, әмма безнең коллектив эшне җиренә җиткереп башкара, – ди мөдир. – Мин һәр хезмәткәргә бик рәх-мәтле! Фикердәшләрем командасын булдырдым, һәм без барыбыз да җайга салынган механизм буларак бердәм булып эшлибез.

Балалар бакчасы уннарча буын сабыйларны тәрбияләп зур тормышка озатты. Биредә һәркемне хәтерлиләр, балаларның уңышлары белән горурланалар, алар өчен борчылалар һәм килүләренә чын күңелдән шатланалар.

 

ГАИЛӘ ҺӘМ МАВЫГУЛАР

Любовь Валентиновна белемле җитәкче һәм үз эшенең остасы гына түгел, ә тугры хатын, яраткан әни һәм сөекле әби дә.

Ире Юрий Николаевич белән алар кырык еллап тату гомер итәләр. Парның ике уллары Евгений һәм Антон, һәм ике оныклары бар. 11 яшьлек Полина һәм мәктәпкәчә яшьтәге Настя – әби-бабайларында еш кунак булалар.

Буш вакытларында Любовь Наумова бакча эшләрен бик яратып башкара, өй эшләре белән шөгыльләнә, китаплар укый.

Бәхетле бала тәрбияләүнең төп сере – мәхәббәт, дип саный бөгелмәле. Ата-аналар үзләренең кайчандыр шундый ук бала булуларын, ә аларның сабыйларына әле үсәсе дә үсәсе икәнен гел истә тотсалар иде дигән теләктә кала ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса