Мишустинга Казанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын тәкъдир иттеләр
«Минемчә, моны ил өчен үрнәк итәргә кирәк”, – дип билгеләп үтте Россия Премьер-министры бинаны карагач.
Россия Министрлар Кабинеты башлыгы Михаил Мишустин Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле Татарстанда беренче тапкыр булды. Килүгә, ул Казанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең төзелә торган икенче корпусын карап чыкты. Аның белән бергә объектны төзү барышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин да тикшерде.
Җиңү Проспектында урнашкан «инфекционка»ның яңа корпусы биналарын караганда, Михаил Мишустинга медучреждение мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
15 мең квадрат метр мәйданлы дүрт катлы хастаханәне август аенда ачарга планлаштыралар, хәзер эш төгәлләнеп килә. Төзелеш бу язда башланды, проект медицина учреждениесендә 232 койка урнаштыруны күздә тота. Шул ук вакытта аларның санын, кирәк очракта, ике тапкыр арттырырга да мөмкин.
Хастаханәнең баш табибы Марат Гатауллин сүзләренә караганда, төзелә торган корпусның үзенчәлеге – хастаханәдә ятканда да авыруларга саф һава суларга мөмкинлек бирә торган балконнар системасы
Хастаханә палаталарында хәтта иң куркыныч инфекцияләрне нәтиҗәле дәвалау өчен заманча югары технологияле җиһазлар: компьютер томографлары, эндоскопик һәм ультратавыш приборлары һәм башка аппаратура урнаштырылачак.
Михаил Мишустин проектны тормышка ашыруда катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм аларның югары профессиональлекләрен билгеләп үтте.
«Пандемия безнең зәгыйфь урыннарыбызны күрсәтте һәм без хәзер күргәннәребез – берләштерелгән технологияләр һәм оптимальләштерелгән эш процесслары. Бу исә мондый объектны 100 көн эчендә төзергә мөмкинлек бирә. Мин моны ил өчен үрнәк итәргә кирәк дип уйлыйм», – дип басым ясап әйтте Мишустин.
Казанда йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусының бәясе 1,7 миллиард сумнан артык тәшкил итәчәк, шуның 1,3 миллиард сумы төзелеш-монтаж эшләренә киткән, тагын 400 миллион сумы медицина җиһазлары сатып алу өчен файдаланылачак.
Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын караганнан соң, РФ Премьер-министры Иннополиска юнәлде. Анда ул югары технологияләр өлкәсендә дәүләт-шәхси кулдашлыкны үстерү темасына дискуссиядә катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа