Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Миңнеханов губернаторларның яңартылган илкүләм рейтингында беренче баскычта урнашты

Икенче баскычны – Мәскәү мэры Сергей Собянин, өченче урынны Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев биләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 ел нәтиҗәләре буенча «Рейтинг» мәгълүмати технологияләр үзәге төзегән губернаторларның илкүләм рейтингында беренче урынны биләде.

Икенче урында – Мәскәү мэры Сергей Собянин, өченче баскычта Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев урнашты.

Социолог, Төбәк проблемалары институтының генераль директоры урынбасары Михаил Бочаров билгеләп үткәнчә, Рөстәм Миңнеханов дөрестән дә «үз территорияләренең хуҗасы санала». Әйтик, ул пандемия вакытында альтернатив гамәлләр планын уйлап тапты. Мисал өчен, «Сбер Еаптеки» беренче даруханә хабы (ул бер сәгать эчендә өйгә кирәкле препаратларны китерергә ниятли) Казанда Рөстәм Миңнеханов һәм Саклык банкының идарә рәисе урынбасары Ольга Голодец катнашында ачылды.

«Миңнеханов халыкның да, үзәкнең дә мәнфәгатьләрен исәпкә алды – губернатор-сәясәтче нәкъ менә шулай эш итәргә тиеш тә. Чөнки барлык хаталар да аның рейтингында чагылыш табачак, ә җиңүләр, киресенчә, урынын ныгытачак кына. Татарстан кулланган алым (республика катгый чараларны тиз арада кертте һәм аларның төп өлешен шактый тиз гамәлдән дә чыгарды) дөрес адымнарның берсе булды», - диде Бочаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса