Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре толерантлык министры белән очрашты

Очрашу Дубайда Халыкара түземлек көненә багышланган Бөтендөнья форумы кысаларында узды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең толерантлык министры шейх Нахайян Бән Мөбәрәк Әл Нахайян халыкара форум кысаларында эшлекле очрашу уздырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре җитәкчелегенә II Бөтендөнья толерантлык саммиты эшендә катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, форум — төрле цивилизацияләр, мәдәниятләр һәм диннәр арасында диалог өчен уникаль мәйданчык, ә бу, үз чиратында, илләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгытырга ярдәм итә.

Визит в Объединенные Арабские Эмираты для участия во II Всемирном саммите толерантности

Шейх Татарстан Республикасы Президентына форумда катнашканы һәм Россия - Әмирлекләр багланышлары кысаларында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә зур игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде.

Дубайда Бөтендөнья толерантлык саммиты Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең вице-президенты һәм Премьер-министры Шейх Мөхәммәт бин Рәшид Әл Мәктүм патронажлыгында уза. Саммит 2 меңнән артык белгеч, эксперт, галим, җәмәгать эшлеклеләре һәм бөтен дөньяның халыкара дипломатик берләшмәсеннән килгән илчеләр катнашында узачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/14/196949/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X