Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисади зонасында дүрт яңа завод ачты

Сәнәгать мәйданчыгының яңа резидентлары «СТ Алабуга», «СМИТ», «Ростонер» һәм «Русский воск» булды.

(Алабуга, 22 август, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). «Алабуга» махсус икътисади зонасында 4 яңа завод ачылышы булды. Производствоны эшләтеп җибәрүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Сәнәгать мәйданчыгының яңа резидентлары «СТ Алабуга», «СМИТ», «Ростонер» һәм «Русский воск» булды. Дүрт яңа предприятие «Синергия» индустриаль паркында урнашкан. Биредә «Алабуга»МИЗ яңа мәйданчыклар комплексларын арендага бирә.

«Инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд сум тәшкил итә – бу 200 дән артык эш урыны дигән сүз. Быел тагын ике зур предприятие ачу планлаштырыла», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

«СТ Алабуга» компаниясе пассажир автобуслары, йөк һәм махсус транспорт җитештерү белән шөгыльләнә. Проектның инвесторы - «СТ Нижегородец». Киләсе елда МИЗ территориясендә компания 1 115 автомобиль чыгарырга планлаштыра. Хезмәткәрләр саны 89 кеше тәшкил итәчәк.

«СМИТ» ҖЧҖ «Алабуга» махсус икътисадый зонасында җылылык белән тәэмин итү һәм нефть чыгару тармагы өчен пенополиуретан торба продукциясе чыгарачак. Компания башлангыч этапта ай саен 4 200 метр торба җитештерергә планлаштыра. Биредә 30 кеше эш белән тәэмин ителгән.

«Ростонер» компаниясе күчерелмәсен ясый торган техникалар өчен тонерлар һәм картриджлар җитештерәчәк. Проектның инициаторы – Россиянең «Мэйкор» компаниясе.

«Ростонер» МИЗ зонасында елына 2,8 млн берәмлек картридж һәм 380 тонна тонер җитештерергә планлаштыра. Бу максатларга 81 эш урыны булдырылачак.

Тагын бер яңа резидент компаниясе полиэтилен воск җитештерү белән шөгыльләнәчәк, предприятие елына 9 522 тонага кадәр продукция чыгарачак. Компания шулай ук үз сәнәгать бинасын төзергә планлаштыра. Биредә 36 кеше хезмәт куячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса