Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Миңнеханов 12 яшьлек Даниярның хыялын чынга ашырган — «КАМАЗ» машинасында йөрткән

Татарстан Президенты «Теләкләр чырышысы» бөтенроссия проектында катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 12 яшьлек Данияр Галиевны «КАМАЗ-мастер» спорт йөк машинасында йөртте. Ул Мәскәүдә Россия Дәүләт Советы комиссиясе утырышы вакытында «Теләкләр чыршысы»ннан Даниярның хатын алган булган. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«Татарстан Президенты - пилот, Данияр - штурман урынында, ә „Дакар“ раллиеның биш тапкыр җиңүчесе Эдуард Николаев механик булды», - диде Лилия Галимова.

Татарстан Президенты Мәскәүдә Россия Дәүләт Советы комиссиясе утырышына әзерләнгәндә «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты. Ул  көне буе «Ривьера» күңел ачу комплексында үткәрергә теләгән 8 яшьлек Радмир Шәкүровның һәм узыш трассасында йөрергә теләгән 12 яшьлек Данияр Галиевның открыткасын алды

«Теләкләр чыршысы» акциясе «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты тарафыннан оештырылган. Быел ул өченче тапкыр үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса