Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мин тормышка гашыйк

Фашизмны кулларына корал тотып җиңүчеләр һәм бу Бөек Җиңүне тылда үз хезмәтләре белән тәэмин итүчеләр бик аз калды инде. Тыл хезмәтчәннәре – Бөгелмә районының хөрмәтле кешеләре.

Аларның хезмәт батырлыгы да зур рәхмәт һәм ихтирамга лаек. Шуларның берсе – Мөслимә Гази кызы Мөгыйнова. Ул  Бөгелмә районының Алга авылында Гази һәм Миңзада гаиләсендә беренче бала булып туа.

–  Туган авылым хәзерге вакытта “Зверосовхоз” урнашкан җирдә 12 йортлык кечкенә генә авыл булган. Мин, инәй әйтүе буенча, шунда 1931 елны бәрәңге алган вакытта туганмын. Бал-чага шуклыгы булганмы, әллә абыем ярдәм итәсе килепме, тәгаен гына әйтә алмыйм, ул саламга ут төрткән. Кызганычка каршы, ут өйләргә күчә, һәм бөтен авыл янып бетә. – дип хәтирәләре белән уртак-лаша Мөслимә ханым. – Бөтен авыл белән урамга җыелганнар. Ә мин – юк. Әбием барысы белән бәхилләшеп янган өйгә кереп китә. Ул мине эзләп тапкан чакта куркыныч күренеш күрә. Оныгының тәненә ут капкан, сабый бәргәләнә-бәргәләнә елый. Әмма ул куркып калмый. Мине күтәреп урамга алып чыга. Билгеле ут аңа да зур тән җәрәхәтләре ясый. Безне әнкәй һәм башка күрше хатыннары каршы алалар, һәм беренче ярдәмне күрсәтәләр.

Мөслимә ханымның әнисе намазлыклары сакланган сандыкны янгын башлануга чыгарып өлгергән була. Күршеләре бер чүлмәк катык алып килә дә шушы намазлыкка сала. Аннан кызчыкны анда яткыра. Калган катыкны өстеннән коялар да намазлыкка төрәләр. Әмма ялкын үз эшен эшләгән була инде.

Авылдагы барлык ир-атлар кырда эштә булалар, шуңа да янгында яраланучыларны Бөгелмәдәге хастаханәгә алып барыр кеше булмый. Ләкин алар бәхетенә авыллары аша шәһәргә баручы чуваш ир-аты килеп чыга. Ул абзый әби белән кызчыкны табиблар янына илтә. Алар монда 3–4 ай дәвамындә дәваланалар. Әби терелә, әмма кечкенә Мөслимәнең яралары төзәлми. Табиблар: “Баланың терелүенә өмет юк. Без кулдан килгәнне барысын да эшләдек. Әнисе янына алып кайтыгыз. Хушлашып өлгерсен,” – дип өйләренә кайтарып җибәрәләр. Әбисе елый-елый авылларына кайта.

Алга авылына ул вакытта Уфадан медицина институтын тәмамлаган кыз кайта. Ул бөтен тәне көйгән, аяк-куллары кәкрәеп каткан баланы күргәч, әбигә бер кемне дә кертмәскә куша. Баланың әйләнә-тирәсен чиста тотарга, нинди үләннәрне кулланырга, ничек дәваларга – барысын да җентекләп аңлата.

– Шуннан мин терелә башлаганмын. Бер ел дәваланганнан соң, яңадан йөри башлаганмын, чәчләрем үсә башлаган. Ул вакытта миңа нибары 3 яшь булган, – ди әңгәмәдәшебез.

Мөслимә ханымның бала-чагы бик авыр була. Ул чор балала-ры барысы да 10 яшьләре тулуга колхоз эшендә ярдәм итә башлаганнар. Безнең төп героебыз да аерылып тормый.

Бөек Ватан сугышы башланганда кызчык иптәшләре белән өлкәннәргә печән җыеша булганнар.

– Кайгылы хәбәр килгәч, өлкән-нәрнең каты елаганнары истә калган, – дип исенә төшерә Мөслимә Гази кызы. – Сугыш башлангач барлык ир-атлар Ватанны сакларга китәләр. Фашистларны җиңәргә бәлкем халыкның бердәмлеге булышкандыр да. Бергәләшеп басуга чыга идек. Авылыбызда укытучы апабыз бар иде. Ул шундый белемле булган. Район гәҗитен кырга алып килеп, кычкырып укыр иде. Халык ашарга утырганда илдә булган хәбәрләр белән таныштырды.

Шундый укуларның берсендә, мөгаллимә Газинур Гафиятул-линнның батырыгы турында укыган. Аның батырларча һәлак булуын ишеткән апалар башта дога кылганнар, аннан җыелышып елаганнар. Ватан сагында вафат булган һәрбер солдат өчен ут йоткан авыл халкы. Әмма сугыш вакытында эш бик күп булса да, Мөслимә белем алырга омтыла.  

– Җәй көне авылда эшли идем, ә кыш – Бөгелмәнең 3нче татар мәктәбенә укырга йөрдем. Анда 5–8нче сыйныфларны бетердем, – дип дәвам итә сүзен әңгәмәдәшем. – Сугыш беткәндә дә без мәктәптә идек. Директор абый мәктәптәге бөтен балаларны җыеп үзәк мәйданга алып китте. Аның тавышы шундый көчле иде. Барыбызны да Ленин һәйкәле янына тезеп бастырды да: “Укучылар! Бүген бездә бәйрәм! Ниһаять сугыш бетте! Без – Җиңдек!” – диде. Мәйдан тутырып “Ура!” кычкырдык. Мәктәп бинасына кайткач, һәрберебезгә кәгазь кулекка салынган җидешәр прәник таратканнар иде. Хәзер шуларны уйланып утырам. Аллага шөкер, сугыш безнең якларга килеп җитмәгән, әмма аның шаукымы бөтен илне биләп алган иде бит. Авылларыбыз тулы эвакуированныйлар дисеңме, сугыш кырында азатлык өчен көрәшүче әтиләребез, абыйларыбызмы...

Ул елларны бик күп халык туган җирләрен ташлап тынычрак шәһәр-авылларга күчәргә мәҗбүр булган. Алга авылында да һәр йортта диярлек эвакуация корбаннары яшәгән. Миңзада апаларның өйләре бәләкәй булганга эвакуированныйларны аларга кертмәгәннәр. Әмма игелекле әнкәсе сыер сауган саен Мөслимәне аларга сөт илттерә торган булган.

– Ул халык төрле җирләрдән җыелган иде: Донбастан, Ленинградтан, Мәскәүдән, тагын әллә кайлардан. Алар арасында еврейлар да бар иде. Председателебез әйбәт кеше булган. Барысын да өй һәм эш белән тәэмин иткән, – дип дәвам итә әңгәмәдәшем. – Килгән кешеләр безнең белән рәттән басуга да чыктылар, канцеләрдә дә эшләделәр. Алар бик белемле кеше булган инде. Шулай бер мәлне, тешем нык шеште. Күршеләрдә еврейлар гаиләсе тора иде. Андагы апа карады да: “Ак май белән онны болгатып, тешеңә куй. Файдасын күрерсең,” – диде. Чыннан да төн эчендә шеш бетте. Алар арасында оста тегүчеләр дә бар иде. Ә хисапчы булып эшләгән украин апаның тырыш хезмәте миңа пенсиягә чыкканда зур ярдәм булды. Ул “амбар дәфтәрләрен” шундый җентекләп тутырган ки, анда кемнең кайсы көнне ничә сәгать эшләгәненә хәтле теркәлгән. Бу бит күпме вакыт һәм сабырлык таләп иткән.

Сугыш беткәч, Мөслимәләрнең дә тормышы әкрен генә җайлана башлый. 7 сыйныфны бетергәч, геофизикага эшкә керә.

– Кыш көне эшчеләрне Красноярскига җибәрәләр иде. Безне дә анда әзерли башладылар. Бер көнне татар хатыны миңа: “Барма анда. Син бит әле яп-яшь, салкын тидереп бетерерсең,” – диде. Мин аның сүзен тыңладым, башка татар кызларына да әйттем. Һәм безне монда калдырдылар. Аннан кочегарлыкка укыдым. Әлмәткә буровойга эшкә кердем, – дип дәвам итә Мөслимә ханым. –  Анда Минсәярем белән таныштым. Бераз очрашып йөргәч, әти-әнинең хәер-фатихасын алып өйләнештек. Без Бөгелмәгә кайтып урнаштык.

Яшь гаиләгә барактан бүлмә бирәләр. Минсәяр әфәнде ЖБИга столяр булып эшкә керә. Җитәкчеләр аның тырышлыгын күреп, мастер итеп билгелиләр.

– Әткәй алтын куллы булган. Өч улы да аңа охшаган. Гаиләсен тулысынча тәэмин иткән. Киемәрен дә теккән, өй җиһаз-ларын да үз куллары белән ясаган, – дип соклануын белдерә Мөслимә ханымның олы малае Әнвәрнең хатыны – Язилә ханым.

– Минсәярем бик уңган иде шул. Балаларны мәктәпкә җыйганда, өч улыбызга да икешәр ак күлмәк, чалбарлар тегә иде. Каракуль якалы пәльтәгә хәтле үзе текте мәрхүмкәй, – дип өсти Мөслимә Гази кызы. – Бер-бер артлы өч улыбыз туды. Иремә йорт салыр өчен җир яисә 3 бүлмәле фатир бирәбез дигәч, әти-әниләр киңәшен тотып үз өебезне салдык. Балалар бераз үскәч, водоканалга урнаштым. Бәләкәй малаем шунда минем янда үсте. Әнвәрем дә, Зөфәрем дә, Мансур да бик әйбәт укыдылар. Барысы да “үрнәк тәртип” белән тәмамладылар 8нче мәктәпне.

Аннан уку йортлары... һәм кече энем янына Сургутка эшкә кит-теләр. Кече улым гына Мәскәүдә институт бетергәч, геофизикада 6 ай гына эшләп өлгерде.. Инфарктан китеп барды. Ул алып кайтып утырткан алмагачлары һәм улы гына калды миңа истәлеккә...

Бүген Мөслимә Гази кызына 90 яшь, әмма ул һаман да берүзе яши. Авыр еллар Мөслимә әбинең сәламәтлеген какшата. Алай да ул күтәренке рухта, тормыш сөючән булып калган, ике улы, өч килене, дүрт оныгы һәм биш оныкчыгының игътибарында һәм кайгыртучанлыгына сөенеп яши.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса