Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мин Татарстанны яратам

Республиканың хәзерге территориясен дүрт елга иле дип атыйлар

Татарстанны Идел буеның ике елга арасы дип тә атарга мөмкин: биредә Идел (республика территориясе буенча 177 км) һәм Кама (380 км) эре елгалары, шулай ук Кама - Нократ (60 км) һәм Агыйдел (50 км) кушылдыгы бар. Аз билгеле факт: безнең республика территориясе буенча тагын 10 чакрымнан да ким булмаган 500гә якын (!)кечкенә елгалар һәм күп санлы инешләр бар. 2020 елда ТАССР оешуга 100 ел тула. Әлеге истәлекле датаны Үзәк китапханә хезмәткәрләре 16 июль көнне Ярослав Гашек җәяүлеләр урамында узган Мин Татарстанны яратам флеш-мобына багышладылар. Катнашучыларга Республика Татарстан, Ватаным Татарстан, Известия Татарстан, Казан, Безнең мирас, Сөембикә, Мәйдан, Татарстан, Идел һәм башка журналлар исемлеге белән буклет-чакырулар таратылды. Уен-викторина сорауларына җавап биреп, флеш-мобта катнашучылар тагын бер тапкыр Татарстанда 46 район барлыгын, Мәгүбә Сыртланованың – очучы хатын-кыз, Бөек Ватан сугышында катнашучы, СССР Герое булуын, алфавитта 6 татар авазы булуын искә төшерделәр. Чарада катнашучылар Татарстан Республикасы тормышыннан һәм тарихыннан тагын бик күп кызыклы фактлар белделәр. Татлы бүләк – конфет, куелган сорауга дөрес җавап бирүчене сөендерде.

 

Светлана Князькина

Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире

Эльвина Бәхтиярова, Зилә Даешева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса