"Мин татарча сөйләшәм" концертының кунагы – Сәйдә Мөхәммәтҗанова
Иртәгә Казанда "Мин татарча сөйләшәм" унынчы юбилей акциясенә нәтиҗәләр чыгарыла һәм чараның гала-концерты уза. Казанның Бауман урамында 15:00 сәгатьтә башланачак концерт-тамашада "Голос.Дети" проектында татарчта җырлавы һәм финалга узуы белән шаккатырган Сәйдә Мөхәммәтҗанова да катнашачак. Сүз уңаеннан: "Мин татарча сөйләшәм" акциясе туган телебезне үстерү, аны бозучыларны бераз "чеметкәләү" өлкәсендә шактый кызыклы...
Иртәгә Казанда "Мин татарча сөйләшәм" унынчы юбилей акциясенә нәтиҗәләр чыгарыла һәм чараның гала-концерты уза.
Казанның Бауман урамында 15:00 сәгатьтә башланачак концерт-тамашада "Голос.Дети" проектында татарчта җырлавы һәм финалга узуы белән шаккатырган Сәйдә Мөхәммәтҗанова да катнашачак.
Сүз уңаеннан: "Мин татарча сөйләшәм" акциясе туган телебезне үстерү, аны бозучыларны бераз "чеметкәләү" өлкәсендә шактый кызыклы чаралар уздыра. Быел, мәсәлән, яшерен камера кулланып, социаль тәҗрибә дә үткәрелгән - 5 сәгать дәвамында шәһәр уртасында башкала кешеләренә татарча гына мөрәҗәгать итеп йөргәннәр. Нәтиҗәсе нинди дисезме? Шәһәрдәге 75 % халыкның татарча аз булса да аңлавы ачыкланган. Ләкин ике кешенең берсе генә татарча җавап бирә алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа