Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мин – солдат

Яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү дәүләтнең мөһим бурычларыннан берсе булып тора, ул аларда Ватанны саклау белән бәйле хисләр, фикер, идея, төшенчәләр, яхшы гамәлләр формалаштыра.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган хәтер һәм дан елында Бөгелмәнең “Радуга” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең социаль педагогы Людмила Голубева балигъ булмаганнар, социаль хезмәт алучылар белән “Мин - солдат һәм Ватаным белән горурланам!” дип аталган патриотик квест үткәрде. Дәрес төркемне тезү һәм катнашучыларның хәрбиләрчә тәртип  белән санаудан башланып китте, аннан соң, биремнәрне үтәүгә керештеләр. Балалар җитезлеккә, ихтыяр көченә, тизлеккә, хәтерне сынап карауга юнәлтелгән уеннар уйнадылар. Малайлар һәм кызлар солдатлар, көч һәм батырлык турындагы мәкальләрне искә төшерделәр, соңыннан “Детям о войне” дигән кыска метражлы фильм карадылар. Биремнәр өчен балалар “Ватанның яшь сакчылары” медаленә лаек булдылар.

Людмила ГОЛУБЕВА,

социаль педагог

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса