Яңалыклар
Мөһим курслар
Бөгелмә шәһәре үзәк мәчетендә 22 декабрьдән алып, 24енә кадәр вафат булганнарны Ислам традицияләренә һәм Хәнәфи мәзһәбе нормаларына яраклы рәвештә соңгы юлга озату эшенә өйрәтү буенча курслар булып узды.
Курсларның максаты - вафат булган кешеләрне соңгы юлга озату эшчәнлеге алып барганнарның белемен күтәрү һәм бу иге-лекле гамәлгә яңа белгечләрне җәлеп итү.
Дәресләрдә шәһәр мәчетләре имам-хатыйплары, башлангыч Ислам мәдрәсә-се укытучылары чыгыш ясадылар. Укулар барышында мәетләрне юу һәм аларны җирләү тәртибен күргәзмә материалларда күрсәткән видеоматериаллар файдаланылды.
Соңгы көнне укуларның практик өлешендә - мәетне юу, кәфенлекне әзерләү, кисү, җеназа намазын уку, шулай ук мәетне ләхеткә ни рәвешле салу кебек гамәлләрне дөрес башкаруга аеруча игътибар бирелде. Аннары курсларга йөрүчеләр укулар барышында алган белемнәренә имтихан тоттылар.
Рәфис хәзрәт СӘЙФУЛЛИН.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса