Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Милләтебезнең энҗе бөртеге

Милләтебезнең киләчәге – яшьләр кулында. Милләтебезне, телебезне саклар өчен халкыбызны Тукай кебек яратырга, Муса Җәлил кебек батыр йөрәкле, Сөембикә кебек сынмас рухлы, фидакарь булырга тиеш алар. Сүзем – Татарстан Республикасының Бөгелмә районы Татар Димскәе авылында туып-үскән, бүгенге көндә Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатның 11нче сыйныф укучысы Энҗе Садриева турында.

Энҗе үзенең җырлы-моңлы туган теленә, горур милләтенә мөкиббән. Татар мәктәбендә белем алучы, татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән олимпиадаларда катнашучы буларак, туган телне ярату аңа хас сыйфат. Ул үз алдына  зур бурычлар куеп эш итә.  Алда – төрле юллар. Кайчакта кайсы юлны сайларга соң дип уйлап та куя. «Сиңа татар телен өйрәнү ни өчен кирәк? Ул сиңа нәрсә бирә? Нигә шулкадәр тырышасың?» – дигән сорауга сыйныфташына җавап итеп: «Татар телен мин яхшы белергә тиешмен, чөнки мин – булачак әни. Мин үз телемне балаларыма өйрәтергә тиеш. Телне яхшы белмәсәм, ничек өйрәтермен  мин аны. Берничек тә! Мин – нәселемнең тел сакчысы», - дип җавап кайтарды. «Кешенең кешелеге сүз белән түгел, эш белән», - дигән  халкыбыз. Әйе, 11 ел уку барышында  мактауга лаеклы гамәлләре шактый булды дип, горурланып әйтә алам.  Татар теле һәм әдәбиятыннан республикакүләм этапта – 5 ел рәттән  җиңүче, халыкара олимпиадада призер булуы – аның өчен зур дәрәҗә һәм шатлык.

Энҗенең   икенче шөгыле – каләм тибрәтү, хикәяләр язу. Әдәбият – күңел көзгесе, ә күңел байлыгы җанда телебез аша туплана. Иҗатында хәзерге яшьләрдә туган телебезгә, милләтебезгә карата булган карашны үзгәртергә, милли кыйммәтләрне актуаль итеп күрсәтергә тырыша. «Төшләремдә генә мин ирекле», «Көтелмәгән тукталыш» һ.б. хикәяләре  яшь язучылар бәйгеләрендә җиңүче исемен яуладылар. Иң зур хыялы – китап язу. Үзенең хис-кичерешләрен, фикерләрен яшь укучыларга ирештерәсе килә.

         Энҗе милләтебезнең иң матур сыйфатларын  үзендә булдырырга тырыша.  Татар кызлары үзләренең уңган булулары белән аерылып торалар. Мәктәптә үткәрелә торган һәр чарада  башлап йөрүе,  актив катнашуы аңа   туган телне тагын да ныграк  яратырга өндәү  булып тора. Мәктәпне тәмамлагач, укытучы һөнәрен үзләштерәсе килә. Укучыларга математика, физика фәннәрен татар телендә өйрәтәсе килә. Киләчәктә туган телебезнең гади сөйләм теле генә  түгел, ә фән теле булуын тели.

Энҗе Садриева район, республика, төбәкара һәм халыкара күләмдә үткәрелгән чараларда актив катнаша, призлы урыннар яулый. Менә аларның кайберләре:  «Илһам» яшь язучылар республика конкурсында – мактаулы 1нче урын,  Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган конференциядә 1нче урын, шагыйрь һәм прозаик Рафаил Газизов юбилеена багышланган төбәкара әдәби бәйгедә – 1нче дәрәҗә, «Әдәби Татарстан» төбәкара фәнни-гамәли һәм иҗади эшләр бәйгесендә – 2нче урын, Лениногорск муниципаль районы тарафыннан үткәрелгән «Чишмә» иҗат берләшмәсенең 60 еллык юбилеена багышланган «Илһам канатында» яшь язучылар бәйгесендә – 2нче урын, Казан федераль университеты тарафыннан үткәрелә торган төбәкара олимпиадада – 3 ел рәттән җиңүче, узган ел «Нәүрүз гүзәле-2018»  исеменә лаек булды. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе дә бар. Укучым ЭнҗеСадриеваны Һади Атласи исемендәге премиянең «Иҗтиһатлы укучы» исеменә лаек дип саныйм .

       Киләчәктә әти-әнисен кадерләп, туган телен саклап, милләте белән горурланып яшәр  дип өмет итәбез.

 

Диләрә Доган,

лицей-интернатның татар тел һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса