Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия форумына меңнән артык дин әһеле килде

Форумның соңгы көне, 5 июньдә, делегатлар Спас районы Болгар шәһәрендә «Изге Болгар җыены»нда катнашачак.

 XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашу өчен, Казанга Россиянең 72 төбәгеннән барлыгы 1,2 мең дин әһеле һәм кунаклар килде.

Форум ачылышында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм башкалар катнашты.

«Бу чара — безнең өчен бик мөһим. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов форумны һәрчакта да хуплый. Пленар утырышларда ул һәрвакытта катнаша. Иртәгә булачак пленар утырышта да, Аллаһы теләсә, катнашыр. Шулай ук анда Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның катнашуы көтелә», — диде Васил Шәйхразыев ачылу тантанасында.

Быел форум «И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам» шигаре астында уза. «Кайберәүләр: „Татар милләте язмышына Исламның кагылышы юк“, — ди. Дөрес түгел. Чөнки йөз ел элек татар театры, эстрадасы булмаганда, телне динебез саклаган. Шулай итеп, Ислам дине милләтне, милләтебез динне саклап калган», — диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Форумда катнашучылар төркемнәргә бүленеп: «Интернет челтәрендә милли һәм дини тормышны яктырту мәсьәләләре», «Дини һәм милли оешмаларның татар телен саклау һәм үстерү тәҗрибәсе», «Халкыбызның рухи мирасын өйрәнү мәсьәләләре», «Дини уку йортларында укыту-тәрбия эшләренең торышы» дигән дискуссион мәйданчыкларда эшләячәк.

Иртәгә, 4 июнь көнне, «Kazan Expo» Халыкара күргәзмә үзәгендәге Илһам Шакиров исемендәге концерт залында форумның пленар утырышы уза. Биредә 4 секция эшчәнлегенә дә йомгак ясап һәм дин әһелләрен борчыган мәсьәләләрне исәпкә алып, гомуми резолюция кабул ителәчәк. 5 июнь көнне Форум делегатлары Спас районы Болгар шәһәрендә «Изге Болгар җыены»нда катнаша.
Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы 2010 елдан бирле үткәрелә. Форумны Бөтендөнья татар конгрессы уздыра. Пандемия сәбәпле, узган ел форум булмады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса