Милли ашлар – халкыбыз хәзинәсе
2021 ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Балаларга туган телебезгә, милләткә һәм аның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү – иң мөһим бурычларның берсе.
27нче “Алтын ачкыч” балалар бакчасы мөдире Светлана Косякова җитәкчелегендә эшләүче тәрбиячеләр милли тәрбия бирүнең үтемле ысулларын эзләүдә зур тырышлык куялар. Бакчада оештырылган “Гасырлардан килгән мирас” бәйгесе шуны дәлилләүче чара булып тора. Бәйгенең максаты – балаларны милли халык ашларының төрләре белән таныштыру, ризыкка хөрмәт тәрбияләү.
Безнең әби-бабаларыбыз бик борынгыдан ук, кул эшләренә, җырга-биюгә бик сәләтле булу белән бергә, аш-суга да оста булганнар, тәмле ризыклар пешергәннәр. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган.
Зурлап олы бәйрәмне,
Җыелды татлы ашлар.
Гөбәдия, бәлешләр,
Пәрәмәч, өчпочмаклар.
“Алтын ачкыч” бакчасына
Җыелдылар күп булып.
Утыралар тезелеп,
Кабарып, өстәл тулып.
Милли ризыклар үрнәкләрен тәрбиячеләр тозлы камырдан әзерләгән иде. Ризыклар турында шигырьләр укып, табышмаклар әйтеп, биеп-җырлап, сәхнәләштерелгән уеннар аша үзләренең эшләрен якладылар. Әти-әниләр булышлыгы белән, өйдә балалар белән бергә ничек итеп милли ризыклар пешерүләре турында видеопрезентацияләр дә бар иде. Жюри әгъзаларына иң-иңнәрне сайлап алу бик җиңел булмады. Чөнки алар хөкеменә тәкъдим ителгән барлык чыгышлар да призлы урынга лаек иделәр. Бу бәйге милли тәрбия бирүдә үтемле чараларның берсе дип әйтергә була.
Шушы ясалма милли ризыклардан балалар өчен күргәзмә оештырдык. Аларны төркемнәрдә сюжетлы-рольле уеннар өчен дә кулланырга була.
Балаларда туган ягыбызны ярату хисе, халкыбызның гореф-гадәтләренә, тарихына ихтирам, телебезне камил белергә омтылыш тәрбияләү бездән – тәрбиячеләрдән, ата-аналардан тора. Халкыбызның матур йолаларын, гореф-гадәтләрен хормәтләп, башка милләт халыклары белән дус яшәргә язсын.
Сания Тәхауова, татар теле тәрбиячесе
Фото: Татьяна Бутвина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа