Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Милли ашлар: Карабашның аш-су осталары берләште

2021 ел, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов указы буенча,Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, Карабаш мәдәният йортында “Һәр милләтнең үз ризыгы” дип исемләнгән чара үткәрелде.

Безнең әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез, кул эшләренә, җырга-биюгә бик сәләтле булу белән бергә, аш-суга да оста булганнар, тәмле ризыклар пешергәннәр. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган.

Татар мәдәниятен күп милләт халкы күзәтә, аның белән кызыксына. Ни дисәң дә, зәвыклы милли киемнәр, моңлы җырлар белән безнең горурланырлыгыбыз бар. Алар – безнең мәңгелек ядкаребез. Шулар арасында татар халкының милли ашлары да үзенә бер мөһим урын алып тора. Аларны әзерләү осталыгы бик күптәннән килә. Сәхнә түренә уңган хуҗабикәбез Наилә Дәүләтгәрәева бавырсак пешереп килгән иде.

Бәйрәм кичәсе рус милләтенең коймагы, башкортның “бишбармагы”, мари халкының “палышы” (безнеңчә бәлеш), чуваш милләтенең “вак бөккәне”, мордва халкының “медвежья лапа” – “аю тәпие” кебек ризыклар сәхнә түрендә урын алды. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур. Һәр милләтнең мәдәниятен, гореф-гадәтен, җыр-биюләрен өйрәнү белән беррәттән, алар бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта. Бертуганнар апалы-сеңелле Лена Бихтирякова һәм Раиса Корсунцева чуваш халкының туганнар турында “Илемле сачем, илемле таванесем” җырын башкардылар.

Һәр милләтнең үз бию сәнгате бар. Бу – мирас. Ә бит бию борынгы заманнарда ук барлыкка килгән, ул ритуаль культның бер өлеше булган. Сикереп йөргән хәрәкәтләр белән яңгыр чакырганнар, як-якка селкенеп, тагын нидер сораганнар. Әлеге хәрәкәтләр көйгә “салынып”, төрле милләт халкының фольклорына кергән. Халык авыз иҗатының бу төре белән бәйрәм кунакларын Татьяна Гыйльманова (мари кызлары биюе), Уралия Идиятуллина (башкорт кызлары биюе), балалар төркеме (рус халык биюе), Айсылу Гобәйдуллина, Ринат Гобәйдуллин, Данияр Гобәйдуллин, Дарина Гыйльманова (“Чәкчәк биюе”) таныштырдылар.

Халык уен кораллары онытыла дип уйлаучылар ялгыша. Карабашның мәдәният йорты сәхнәсендә алар еш яңгырый. Руслан Хаҗиәхмәтов кашыкларда, кубызда  уйнап, халык күңелен яулады. Бөгелмәнең танылган баянчысы Нәҗип Кильдияров чыгышы бәйрәмгә милли аһәң өстәде.

Милли рухтагы шундый җылы очрашулар алга таба да булып торсын, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре яшәсен, онытылмасын!

Сәрия Ибраһимова, Карабаш мәдәният йорты мөдире

Фото: Эльвира Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса