Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Миләшкәй” шатлык өләшә

“Миләшкәй” ансамбле күп кенә республика һәм Бөтенроссия смотр – конкурслары һәм фестивальләре призеры булып тора.

Нурия Физировна Шириева җитәкләгән халык бию ансамбле күп еллар дәвамында тамашачыларны үзенең искиткеч биюләре белән сөендерә
Халык биюләре... Бу нинди могҗиза! Аларда милләтләрнең эчкерсез матур йолалары, гадәтләре һәм хис-кичерешләре чагыла.
Татарстанда һәм Россиядә дан казанган “Миләшкәй” халык бию ансамбле 1968 елда барлыкка килә. Баштагы елларда Алмаз Сәхәп улы Гыйльманов оештырган бу бию түгәрәгендә яшь эшчеләр, мәктәп һәм училищеларда укучылар шөгыльләнә.
1987 елда ансамбльне Елабуганың мәдәни-агарту училещесын тәмамлап кайткан яшь белгечкә тапшыралар. Нурия Физировна Шириева үзе дә хореография мәктәбенең беренче адымнарын шушы коллективта уза. 
“Миләшкәй” ансамбле күп кенә республика һәм Бөтенроссия смотр – конкурслары һәм фестивальләре призеры булып тора. 55 еллык иҗаты дәверендә бу коллектив йөзгә якын төрле дәрәҗәдәге Диплом, Грамоталар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Бөгелмәлеләрнең мәһәббәтен яулаган коллектив турындагы тулы мәкаләне “Бөгелмә авазы”ның 16нчы санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса