Миграция хезмәте эшчәнлеге
Россия Эчке эшләр бүлегенең Бөгелмә районы миграция сораулары бүлегендә “Миграция хезмәте эшчәнлеге” темасына пресс-конференция үтте.
Очрашуда миграция сораулары бүлеге җитәкчесе урынбасары Ирина Подгорнова, бүлекнең 1нче разрядлы белгече Гөлнара Дәүләтшина һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә юнәлешендәге өлкән инспектор Диана Галәуова катнаштылар.
Киңәшмәдә катнашучылар журналистларга гражданнарга электрон төрдә дәүләт хезмәтләре күрсәтү алымнары турында файдалы мәгълүматлар җиткерделәр.
Бөгелмә районының миграция сораулары буенча бүлеге Калинин урамындагы 63нче йортта урнашкан. Ул дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталы аша (GOSUSLUGI.RU) электрон төрдәге дәүләт хезмәтләре күрсәтә.
Физик затка дәүләт хезмәтләрендә теркәлү өчен www. GOSUSLUGI.RU сайтына керергә һәм “Теркәлү” (“Зарегистрироваться”) төймәсенә басарга кирәк. Теркәлү формасында фамилияне, исемне, кесә телефоны номерын яки электрон почта адресын күрсәтү мәҗбүри. Кирәкле мәгълүматларны раслаганнан соң, күрсәтелгән электрон адреска пароль булдыруга күчү өчен сылтама (ссылка) киләчәк. Әгәр дә телефон номерын күрсәткәнсез икән, анда раслау коды җибәрелә, аны парольне булдырыр алдыннан кертү кирәк. Дәүләт хезмәтләре порталына кергәндә, логин сыйфатында кесә телефоны номеры яки электрон почта адресы кулланыла. Профильдә шәхси документларның мәгълүматларын күрсәткәннән соң, СНИЛС буенча керү юлын сайларга мөмкин.
РФ паспорты һәм СНИЛС мәгълүматларының дөреслеген онлайн тикшерүне уңышлы үткәннән соң, сезгә теркәү язмасын түбәндәге хезмәт күрсәтү пунктларында раслау мәҗбүри:
– Бөгелмә шәһәре, Муса Җәлил урамы, 23нче йорт адресы буенча урнашкан Күпфункцияле үзәк;
– Бөгелмә шәһәре, Воровский урамы, 43нче йорт адресы буенча урнашкан Бөгелмә районы Пенсия фонды идарәсе;
– Бөгелмә шәһәре, Калинин урамы, 63нче йорт адресы буенча урнашкан Россия Эчке эшләр бүлегенең Бөгелмә районы миграция сораулары буенча бүлеге.
Алда санап киткән үзәкләрнең берсендә теркәү язмасын раслаганнан соң, сезгә миграция хезмәте тәкъдим итүче хезмәтне дәүләт хезмәтләре исемлегеннән сайлап алу кирәк.
Алар электрон төрдә түбәндәге дәүләт хезмәтләре башкаралар:
– РФ гражданинына яңа төрдәге чит ил паспорты бирү;
– РФ гражданинына эчке паспорт бирү (алыштыру);
– РФ гражданнарын теркәү.
Әгәр дә аларга гариза www . gosuslugi . ru порталы аша килеп ирешә икән, сезгә бер тәүлек дәвамында электрон төрдә миграция сораулары бүлекчәсенә чакыру юлланачак, шул ук вакытта хатта кирәкле документлар исемлеге һәм аларны кабул итү вакыты да төгәл күрсәтеләчәк. Мондый төр гариза бирү зур чиратларда торуны таләп итми. Шул ук вакытта аны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында бирергә була һәм дәүләт пошлинасын да 30 процентлы ташлама белән түләү мөмкинлеге каралган.
Алдан билгеләп үткәнчә, шәһәрнең миграция сораулары бүлегендә РФ гражданинына эчке паспорт бирү (алыштыру) хезмәте дә башкарыла.
Паспорт алыштыру буенча дәүләт хезмәтеннән файдаланучылар рәтенә түбәндәге гражданнар керә:
– 20 яшь, 45 яшь тулган очракта;
– гражданин фамилиясен, исемен, әтисенең исемен, шулай ук туу урыны яки датасы турындагы мәгълүматларны үзгәртсә;
– җенесен алыштырса;
– паспорт бик нык таушалып, яраксызга әйләнгән, бозылган яки башка сәбәпләр булганда, шул исәптән паспорт битендә мәҗбүри штамплар һәм билгеләр кую мөмкинлеге булмаган очракта;
– рәсми документта төгәлсезлекләр яки хаталар булган вакытта;
– кешенең тышкы кыяфәте җитди үзгәрсә.
Паспорт алуга электрон төрдә гариза бирү өчен www.gosuslugi.ru порталында теркәлеп, активлаштыру коды алырга; паспорт алу турында электрон төрдә гариза тутырырга; фотографияне кертергә һәм гаризаны кирәкле бүлекчәгә юлларга кирәк (Бөгелмә районы – Россия Эчке эшләр бүлегенең Бөгелмә районы миграция сораулары буенча бүлеге – сайлыйм).
Дәүләт хезмәте күрсәтелү өчен нинди документлар кирәк соң?
Моның өчен туу турында таныклык, 2 фото (паспортны югалткан яки урланган очракта 4 фото) һәм дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция кирәк.
Гамәлдәге салым кодексы буенча, паспорт алу өчен түбәндәге дәүләт пошлиналары каралган:
– паспорт тапшыру өчен – 300 сум;
– югалткан, урланган яки яраксыз хәлгә килгән очракта алмашка паспорт бирү өчен – 1 500 сум.
Шулай ук миграция сораулары бүлегендә Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы приказы буенча Россия Федерациясе территориясеннән читтә, РФ гражданины шәхесен раслаучы электрон мәгълүмат йөртүче паспорт бирү дә тормышка ашырыла. Сезнең гаризаны www.gosuslugi.ru порталы аша кабул итеп алган очракта, бер тәүлек дәвамында кирәкле документлар исемлеге һәм аларны кабул итү вакыты күрсәтелгән чакыру киләчәк. Кабул итү вакытында сезне яңа паспорт өчен цифрлы фотога төшерү, кул бармакларының папилляр төеннәрен сканерлаштыру үткәреләчәк.
Яңа буын паспорты әзер булганнан соң, кеше электрон каналлар буенча паспорт алырга чакырылачак.
Очрашу вакытында миграция хезмәтенең тулы эшчәнлеге, аның нинди хезмәтләр һәм функцияләр башкаруы, электрон онлайн-сервислар, гражданнарга хезмәт күрсәтү өлкәсендә оештырылган уңайлыклар турында әңгәмә корылды. Моңардан тыш, белгечләр миграция хезмәтенең көндәлек тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләделәр һәм аны гамәлдә күрсәттеләр.
Ләйсән ЙОСЫПОВА әзерләде.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа