Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТР икътисад министры: хәзер безнең бурыч – ихтыяҗны стимуллаштыру

Татарстанда Республика маркетинг үзәге эшли, аның ярдәмендә эшмәкәрләр 28 миллиард сум акча эшләгән инде.

ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Татарстанда икътисадны җанландыру өчен ихтыяҗны стимуллаштыру мөһим дип белдерде. Моның өчен эшмәкәрләр һәм муниципалитетлар өчен республика маркетинг үзәге булдырылды. 
Мидхәт Шаһиәхмәтов үзәкнең эш принцибын аңлатты: заказчы һәм тәэмин итүче өчен мәйданчык бар, иң мөһиме – алар бер-берсен тапсыннар һәм анда акча эшләсеннәр. 
Бүгенге көндә табыш күләме 28 миллиард сум тәшкил итә. 
Интервьюның тулы версиясен sntat.ru сылтамасы буенча карарга була, шулай ук – YouTube “Татар-информ” мәгълүматлык агентлыгы каналында. «Андрей Кузьмин белән галстуксыз әңгәмә» программасындагы әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30да һәм якшәмбе көнне 13.30да «Татарстан 24» телеканалында карый алачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса