Мәгълүмат сәгате
Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевка багышланган мәгълүмат сәгате узды
Иске Сумароково күпфункцияле үзәгендә, Россиянең каһарманнарча узган тарих битләрендәге вакыйгаларны хәтердә яңарту һәм патриотик тәрбия бирү максатында, яшүсмерләр һәм балалар өчен Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевка багышланган мәгълүмат сәгате узды.
Чара барышында үзәкнең сәнгать җитәкчесе очучы каһарманның батырлыгы турында сөйләде.
Вакыт безне ул дәһшәтле еллардан торган саен ераграк алып китә. Шуңа күрә дә үсеп килүче яшь буынга ата-бабаларыбызның күргән-кичкән сынаулары, күрсәткән батырлыклары турында мөмкин кадәр ешрак сөйләргә кирәк. Якташларыбызның да, ватандашларыбызның да ул дәһшәтле сугышта безнең иминлек һәм илебезнең азатлыгы хакына күрсәткән эшләре онытылырга тиеш түгел.
Е. АГАДЮКОВА,
Иске Сумароково күпфункцияле үзәге сәнгать җитәкчесе
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа