Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мәңгелек сорау: күңелле ял итәм дисәң, кая барырга?

Бөгелмә Казан да, Мәскәү дә, Питер да түгел. Кечкенә генә бер шәһәр. Халык телендә аны “пенсионерлар шәһәре” дип тә атап йөртәләр, чөнки яшьләр биредән кача. Имеш, күңелсез... Ни өчен? Яшьләр буш вакытларын кайда ничек үткәрә соң? “Бөгелмә авазы” журналистлары бу сорауга ачыклык кертергә булды.

Эх, яшьлек, яшьлек... Тиле яшьлек, җүләр яшьлек... Белми торып, шулай дип әйтмәгәннәр бит. Дөньясын дер селкетеп яшисе килгән чак! Мин үзем – студент. Без – сессиядән сессиягә укып, бер төндә кытай телен өйрәнергә сәләтле “халык”.  Мондый тырышлыклардан соң, рәхәтләнеп ял итәсе, күңел ачасы килә. Киттек!

 

Рухи ял

Бөгелмә – кечкенә генә бер шәһәр, шулай булуга карамастан, аның тарихы бай. Кайсы урамына аяк басма, кайсы бинасына кагылма – тарих. Кызганыч, шундый “байлык”ка ия шәһәрдә туризм, казылма байлык төсле, җир астында ята. Ә бит күрсәтер урыннар, сөйләр әйберләр күп. Нәкъ Бөгелмәдә чех язучысы-сатиригы Ярослав Гашекның музей-йорты урнашкан. Бу – Россиядә бердәнбер шундый уникаль музей. Анда Бөгелмәдә яшәүчеләрнең яртысы булды микән? Яшьләр турында әйтеп тә тормыйм. Бөгелмәгә укырга килгән елда үз ниятем белән түгел, уку йортыннан экскурсиягә алып бардылар. Тарихны белү яхшы. Үзем өчен бик күп яңа мәгълүмат алдым. Тик “канатланмадым”. Шундый ук хәл Туган якны өйрәнү музена килгәч кабатланды. Биредә кызыклы экспонатлар бар барлыгын, әмма ләкин... Миңа гына шулай тоелды дип уйлаган идем, баксам, яшьтәшләрем дә шундый ук фикердә.

– Ә кайчан анда барырга? Атна уртасында сәгать 16.00гә кадәр укыйбыз. Кайтып, тегесен-монысын эшләгәнче, кич була. Ял көннәрендә әти-әни янына кайтабыз. Аннары хәзер интернет заманасы бит. Өйдә утырып, Рәсәй генә түгел, ә башка ил театр, музейлары буйлап виртуаль экскурсияләр оештырып була. Мин шәхсән, мәсәлән, Питерга баргач,“Музейда төн” чарасына эләктем. Менә ул экскурсия хәтердә озакка сакланачак. Бөгелмә музейларында заман рухы сизелми. Анда эшләүчеләргә, яшьләрне үзләренә җәлеп итү өчен, бераз башка юнәлештә эшләргә кирәктер, – дип, үз фикерен белдерде “Бөгелмә авазы” журналистларына техник-төзелеш көллияте студенты Алмаз Төхвәтуллин.

 

Театр яктылыкка илтә

Культуралы ял турында әйткәндә, шунда ук Бөгелмәнең танылган рус дәүләт драма театры күз алдына килә. Аның исемен ишетүгә, бинасын күрүгә, сәнгать дөньясына кереп чумасың. Тик минем яшьтәшләр арасында театрга бик сирәк кеше йөри. Берләре вакыт юк дип аклана, икенчеләре спектакльләр карарга яратмыйм дип әйтә. Моның белән килешмим. Үз-үзен хөрмәт иткән кеше, елга бер булса да, театрга барырга тиеш. Рус яисә татар спектакле булсынмы ул! Яшьләр арасында мәдәнияткә, сәнгатькә тартылучылар байтак. Тик алар яңарыш җиле кайсы якка исә, шунда таба авыша. Заманча стильдә эшләгән мәдәният учакларын сайлый. Әйтик, мәсәлән, Яшьләр сараена, Техника йортына йөри. Түгәрәкләргә языла, чараларда катнаша. Минем танышлар арасында андыйларны санап китсәң, кулдагы бармаклар җитә.

– Мин һәрвакыт хәрәкәттә булырга телим. Лекцияләрдән арып кайтсам да, актив тормыш алып барам. Шәһәр чараларында катнашам, спектакльләргә, концертларга йөрим. Мине берсе дә мәҗбүр итми, мин һәрьяклап камил булырга тырышам. Яшьләрне дә шундый булырга үгетлим. Тормыш бер генә бирелә һәм аны матур яшәргә кирәк. Заман яшьләре аларга барысын да тәлинкәдә китереп, чәйнәп биргәнне көтә. Бу дөрес позиция түгел. Мәдәни чаралар турында шәһәрдә белдерүләр юк, дип акланучылар табыла. Ә социаль челтәрләр ни өчен соң? Хәзер бөтен мәгълүматны аннан табып була. Эзләргә, йөрергә, катнашырга, кирәк, шул чакта гына кеше рухи ризыкка тиенәчәк, – дип өздереп әйтте Бөгелмә машина төзүчеләр техникумы студенты Альбина Хәлиуллина.

Язманың тулы вариантын "Бөгелмә авазы" газетасының 29 гыйнвардә чыккан 3нче санында укый аласыз.

Миләүшә Хәсәншина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса