Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мәгариф

25 градус салкын булганда, башлангыч сыйныф укучыларына мәктәпкә бармаска мөмкин дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Авыл мәктәпләрендә башлангыч - 1 - 4 нче сыйныфларда дәресләр 23 градус салкында булмый, шәһәр мәктәпләрендә - 25 градус салкын булганда.

Авыл мәктәпләрендә 5 - 9 нчы сыйныф укучыларының 25 градус салкында дәресләре булмый, шәһәр мәктәпләрендә - 27 градус салкын булганда. Өлкән сыйныф укучыларына килгәндә, алар 30 градус салкын булганда мәктәпкә бармаса да була, шәһәр мәктәпләрендә - 32 градус салкын булганда.

Моннан тыш, 2.4.2.2821-10 санитар кагыйдәләр һәм нормалар нигезендә, кыш көне түбәндәге һава торышында ачык һавада физик культура буенча дәресләр уздырырга ярый: 12 яшькәчә балаларда җилсез һавада 9 градуска кадәр салкын булганда, 6 градуска кадәр салкын һәм 5 м/сек җил булганда,
3 градус кадәр салкын һәм 6 - 10 м/сек җил булганда.

12 - 13 яшьлек балалар өчен ачык һавадагы дәресләр 12 градуска кадәр салкын җилсез һава булганда уздырылырга тиеш, 8 градуска кадәр салкын һәм
5 м/сек кадәр җил булганда, 5 градуска кдаәр салкын һәм 6-10 м/сек кадәр җил булганда.

14 -15 яшьлек балалар өчен әлеге күрсәткечләр түбәндәгечә: дәресләр 15 градуска кадәр салкын җилсез һава булганда уздырыла, 12 градуска кадәр салкын һәм 5 м/сек кадәр җил булганда, 8 градуска кдаәр салкын һәм 6-10 м/сек кадәр җил булганда. 16 - 17 яшьләрдәге яшүсмерләр өчен: 16 градуска кадәр салкын җилсез һава булганда, 15 градуска кадәр салкын һәм 5 м/сек кадәр җил булганда, 10 градуска кдаәр салкын һәм 6-10 м/сек кадәр җил булганда.

10 м/сек артык тизлек белән исүче җил булганда, ачык һавада дәресләр уздырылмый.

Шул ук вакытта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 25 градус һәм аннан түбәнрәк температура булганда, балаларны мәктәп автобуслары белән ташуны туктатырга һәм аларны муниципаль берәмлектән читкә чыгармаска кирәк дип саный, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының хатлар, гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм ММЧ белән эшләү бүлеге мөдире Алсу Мөхәммәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса