Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Өмет” өмет белән яши

1 июньдә - Халыкара балаларны яклау көнендә, 17 сәгатьтә Бөгелмәнең Татар мәдәният үзәгендә якташларыбызны кызыклы һәм күңелле очрашу көтә. "Бергә-бергә без булдырабыз" дигән төшенчә, асылында дөрес ният ятканга күрәдер, көннән-көн актуальрәк була бара. Тормышта моның матур мисалларын күрәбез. Актүбәдә яшәүче Ләйлә Кәрамова тырышлыгы белән оешкан "Өмет" ансамбле, мәсәлән, җәмәгать башлангычында...

1 июньдә - Халыкара балаларны яклау көнендә, 17 сәгатьтә Бөгелмәнең Татар мәдәният үзәгендә якташларыбызны кызыклы һәм күңелле очрашу көтә.

"Бергә-бергә без булдырабыз" дигән төшенчә, асылында дөрес ният ятканга күрәдер, көннән-көн актуальрәк була бара. Тормышта моның матур мисалларын күрәбез. Актүбәдә яшәүче Ләйлә Кәрамова тырышлыгы белән оешкан "Өмет" ансамбле, мәсәлән, җәмәгать башлангычында эшли һәм биш районны колачлый: Азнакай, Сарман, Мөслим, Лениногорск һәм Бөгелмәнең иҗат уты белән янып яшәүче физик мөмкинлекләре чикле талантлы затлары биредә үз сәләтләрен күрсәтә, чыгышлар ясыйлар. Концертлар вакытында инвалидларның кул эшләреннән күргәзмәләр эшли, иҗат җимешләре тупланган китапларын сатып алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса