Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Менделевич: гражданнарның психик сәламәтлеген саклау буенча федераль закон проекты кирәк

Парламентарий билгеләп үткәнчә, коронавирус пандемиясе мондый программа булдыру кирәклеген раслады.

Россиялеләрнең психик сәламәтлеген саклау өчен федераль проект кирәк. Бу хакта Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау, закон чыгару белән тәэмин итү һәм «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыруны мониторинглау буенча комитетының эш төркеме утырышында РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Борис Менделевич хәбәр итте.

"Бездә әлегә гражданнарның психик сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән федераль проект юк. Аның кирәклеге пандемия шартларында, көндәлек стресс, массакүләм депрессия һәм гражданнарның чынбарлыкка тискәре мөнәсәбәте шартларында бик ачык күренде", дип билгеләп үтте депутат.

Табиб-психиатр сүзләренә караганда, стресс дәрәҗәсе эшче һәм өлкән яшьтәге кешеләрдә арткан, һәм бу фактны «Демография» илкүләм проекты турында сөйләшкәндә исәпкә алу мөһим.

"Изоляция шартларында кешеләр үз гадәтләрен, яшәү рәвешен үзгәртергә мәҗбүр булалар, бу котылгысыз рәвештә гомуми психоэмоциональ халәтнең үзгәрүенә китерә һәм хроник авыруларның кискенләшүенә дә, гомуми физик сәламәтлеккә дә йогынты ясаячак", – дип аңлатты Менделевич.

Менделевич Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларын китерде, аның нигезендә дөньяда барлык авыруларның 50%ы – психосоматик бозылулар нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса