Шулай итеп Россия территориясендә өй хайваннары һәм мал-туарга «Юл картасы» булдыру программасы гамәлгә куелачак. Уникаль идентификацион номер(УИН) дип аталучы махсус чипларны кую системасын агымдагы елның 15 февраленә чаклы илебезнең авыл хуҗалыгы һәм финанслар министрлыклары уйлап чыгарырга тиеш. Бу яңалык авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерларга, шулай ук шәхси хуҗалыкларга да кагылачак дип хәбәр ителә «Известия» агентлыгында. Проектны гамәлгә куючылар сүзләренчә, әлеге чиплар һәм номерлар федераль дәүләт мәгълүмат системасында теркәләчәк, шунда ук җан иясе хакында барлык информация дә урнаштырылачак ди.
УИН атларга, мөгезле эре терлеккә, боланнар, дөяләр, йорт кошларына, эт һәм мәчеләргә, дуңгызларга, кыйммәтле мех бирүче хайваннарга, куяннарга, хәтта умарта корты белән балыкларга хәтле билгеләнергә тиеш ди.
Бу яңалык кыргый хайваннарга кагылмый.
almet-rt