Меңләгән акыллы бит
12нче гомумбелем бирү мәктәбе укучылары өчен үзәк китапханәнең уку залында “Мең акыллы бит” китапханә-гиды узды.
Алып баручы балалар белән китапханә буенча экскурсия үткәрде, аларны белешмә әдәбияты фонды белән таныштырды. Укучылар белешмә әдәбиятының төрләре: энциклопедияләр, сүзлекләр, белешмәлекләр белән таныштылар, алардан файдалана белергә өйрәнделәр.
Китапханәче күргәзмәдә булган белешмә әдәбияты мисалында балаларга теге яки бу белешмә кулланмадан файдалану принцибын аңлатты. Сүзлекләр - теге яки бу аңлатмаларны үз эченә алган сүзләр исемлеге булган китап. Белешмәлекләр - кыска һәм төгәл мәгълүматлы, нинди дә булса фән буенча булган китаплар. Шуңа күрә, гадәттә, белешмәлекләр тематик характерда була.
Укучылар энциклопедияләр, сүзлекләр, белешмәлекләр турында күп яңалыклар белделәр. Аннан соң балалар өчен белешмә әдәбияты белән эшләү күнекмәләренә өйрәтү дәресе үткәрелде. Алган белемнәрен практикада кулланып, тәкъдим ителгән сорауларга җаваплар эзләп, балалар белешмә әдәбияты битләре буйлап мөстәкыйль сәяхәткә чыктылар.
Чара кызыклы һәм мавыктыргыч булып чыкты.
Татьяна САЛУН,
“Җирлекара үзәк китапханә”се
уку залының әйдәп баручы китапханәчесе
Юлия СИДОРЕНКО фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia