Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Медицина ярдәме күрсәтү һәм дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча "кайнар линия"

Кайнар линия тәүлек буе эшләячәк.

17 ноябрьдән Татарстан прокуратурасында медицина ярдәме күрсәтү һәм дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча махсус кайнар линия эшли башлады.

Кайнар линия тәүлек буе эшләячәк. 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр кызыксындырган сорауларны түбәндәге телефоннар буенча бирергә мөмкин: +7(843)291-19-25 (гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итү төркеме), +7(843)291-18-22 (элемтә өчен җаваплы зат Артем Анатольевич Стебо), +7(843)291-18-81 (дежур прокурор).

Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да күзәтчелек чаралары оештырылачак, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса