Мәдәният һәм ял паркында «Киң Май чабу» халык бәйрәмен каршы алдылар
Бәйрәм барысына да күтәренке кәеф, онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте, кунаклар бик озак биеделәр һәм артистлар белән фотога төштеләр.
«Үзәкләштерелгән район клублар системасы» МБУнең иҗат төркеме Кызыл Армия урамындагы Мәдәният һәм ял паркында славян стилендә Май чабу бәйрәмен тәкъдим итте.
Бәйрәм башында «Бәхет капкалары» торды, аның аша Май чабу бәйрәменә килүче һәр кеше үтте һәм тасманы капкага бәйләде, шул рәвешле аның артында бөтен авырлыкларны да калдырды. Ә аның аша узганда бәхет, байлык, озын гомер һәм уңыш алды.
Бәйрәм барысына да күтәренке кәеф, онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте, кунаклар бик озак биеделәр һәм артистлар белән фотога төштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа