“Мәдәният” дәүләт проекты буенча Татарстанның сәнгать мәктәпләре 106 миллион сумлык уен кораллары алачак
Ярдәм республиканың 14 белем бирү учреждениесенә, шул исәптән сәнгать мәктәпләренә һәм көллиятләргә күрсәтеләчәк.
“Мәдәният” милли проекты ярдәмендә быел Татарстан Республикасының 14 белем бирү учреждениесе 106 миллион 385 мең сумлык яңа музыка уен кораллары алачак. Алар: 11 балалар сәнгать мәктәбе, Яр Чаллы һәм Әлмәт сәнгать көллиятләре, шулай ук Казан музыка көллияте.
Музыка уен коралларыннан тыш, бу белем бирү учреждениеләре уку материаллары, тавыш көйләү җиһазлары, компьютерлар, оргтехника, мебель һәм фотоаппаратлар да алачак.
Узган ел илкүләм проект буенча 63 өстәмә белем бирү оешмасы 21 миллион 987 мең сумлык бәягә үз илебездә җитештерелгән пианино алган булган.
Фото: архив/Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа