Мәдәни чараларга рәхим итегез! (Бу ялларда һәм алдагы атнада шәһәрдә узачак мәдәни чаралар)
Татар мәдәният үзәгендә Атна дәвамында - "Моя Бугульма в лицах детей" - В.И. Козлов хезмәтләреннән фотокүргәзмә. 17 августта - "Табигатьнең серле мизгелләре" - Россия Рәссамнар берлеге әгъзалары күргәзмәсен ачу. Башлана 14 сәгатьтә. Техника йортында 17 августта - Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Т. Миңнуллин пьесасы буенча эшләнгән "Мулла"...
Татар мәдәният үзәгендә
Атна дәвамында - "Моя Бугульма в лицах детей" - В.И. Козлов хезмәтләреннән фотокүргәзмә.
17 августта - "Табигатьнең серле мизгелләре" - Россия Рәссамнар берлеге әгъзалары күргәзмәсен ачу. Башлана 14 сәгатьтә.
Техника йортында
17 августта - Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Т. Миңнуллин пьесасы буенча эшләнгән "Мулла" спектаклен күрсәтә. Башлана 19 сәгатьтә. Керү ирекле.
Үзәк балалар китапханәсендә
Атна дәвамында - ""Җәйге көндә уку рәхәт". Ачык һавада китап уку мөмкинлеге.
Я. Гашек музеенда
19 августка кадәр - "Ел фасыллары" - балалар рәсемнәреннән күргәзмә.
Туган якны өйрәнү музеенда
Атна дәвамында - "Россия рубленә - 700 ел"; "Бугульма купеческая" почта карточкалары. Шәһәрнең 235 еллыгына багышлана"; Бөтенроссия симпозиум-пленэр утырышында катнашучылар эшләреннән "Баулы - матур төбәк" дигән темаларга күргәзмәләр эшли.
Кызыл Армия урамындагы ял паркында
"Россиядә - кино елы" кысаларында ачык һавада совет кинематографистлары фильмнары күрсәтелә (һава шартлары начарланып китсә, сеанслар булмый):
13 августта - "Иван Васильевич меняет профессию". Башлана 20 сәгатьтә.
20 августта - "Кавказская пленница, или новые приключения Шурика". Башлана 20 сәгатьтә.
Балалар паркында
20 августта - Китап һәм аны укучылар фестивале. Биредә бу көнне: әдәби уеннар, шигърият почмаклары, балалар өчен күңел ачу программалары, китап сәүдәсе, күргәзмәләр, мастер-класслар, викториналар оештырылачак. Башлана 16 сәгатьтә. Барлык чаралар да шәһәребезнең 235 еллыгына багышлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа