Матур датада Бөгелмәдән сигез пар үзләренең никахларын теркәде
12.12.2020 датасы Россия Федерациясе Конституциясе көненә туры килде
2020 ел бик күп матур даталар бүләк итте. Декабрьнең дә чираты җитте. Бу хакта Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итте
12.12.2020 матур датасы Россия Федерациясе Конституциясе көненә туры килде. Бу көнне 8 пар никахларын теркәде.
Кадерле яшь парлар, сез мөһим эш башкарасыз – яңа гаилә корып, җәмгыятебезнең нигезен ныгытасыз. Сезгә иминлек, зур бәхет һәм шатлык-сөенечләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа