Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Матди хәлне ничек яхшыртырга

Өлкәннәр, инвалидлар, балалы гаиләләр һәм яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле затлар – социаль яклау органнары ярдәме белән тормыш сыйфатын күтәрә ала торган гражданнар категорияләре булып санала.

Бөгелмә муниципаль районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Җамалиева ярдәм чаралары һәм түләү билгеләү кагыйдәләрендәге соңгы үзгәрешләр турында сөйләде.

БАЛАЛАРГА

– Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларның әти-әниләре ай саен бирелә торган акчалата түләүгә дәгъва итә ала. Аны бирү тәртибе һәм шартлары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 22 октябрендәге Карары белән расланган, – дип ассызыклады Эльмира Рафыйк кызы.

Белешмә:

Өч яшьтән җиде  яшькә кадәрге балаларга айлык түләүне билгеләү яисә билгеләмәү турындагы карар – гариза кабул ителгән көннән соң 10 эш көне эчендә кабул ителә. Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында соратып алына торган документлар килмәгән очракта, карар чыгару вакыты 20 эш көненә озайтыла.

Түләү гаиләнең җан башына уртача керем күләме РФ субъектында билгеләнгән җан  башына яшәү минимумы күләменнән артмаса, түләнергә тиеш.

Җан башына уртача  керем ничек исәпләнә?

Ул соңгы 12 календарь ай эчендә гаиләнең барлык әгъзаларының керемнәре суммасыннан чыгып, шул исәптән айлык түләү билгеләү турында гариза бирү ае

алдыннан дүрт календарь айга кадәр булган 12 календарь айдан да ким булмаган чорда гаилә керемнәре турында документлар тапшырганда исәпләнә.

 

НИ СӘБӘПЛЕ БАШ ТАРТЫРГА МӨМКИННӘР

Ата-аналарга айлык түләүне билгеләү яки яңадан исәп-ләүдән баш тарту очраклары да бар:

– гаризада дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгъ-лүматлар булу;

– гаиләнең җан башына уртача керем күләме халыкның җан башына яшәү минимумы күләменнән айлык түләү билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән көндә артуы;

– мөрәҗәгать итүченең яки аның эшкә яраклы гаилә әгъзаларының хезмәт эшчәнлегеннән керемнәре булмау;

– мөрәҗәгать итүчедә яки аның гаилә әгъзаларында теркәлгән ике яки аннан күбрәк авто – яки мототранспорт чаралары булу;

– двигателе кимендә 250 ат көче булган автотранспорт чарасы, аны эшләп чыгару елы биш елдан да артык булмаса, искәрмәгә биш урынлы транспорт чарасы булган дүрт һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр керә; чыгару елы биш елдан да артмаган ике һәм кече үлчәмле суднолар; ике һәм аннан күбрәк үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләре ияләре, аларның чыгару елы биш елдан артмаган очракта;

– мөрәҗәгать итүченең һәм аның гаилә әгъзаларының милкендә “торак” һәм “торак төзелеше” билгеләнгән ике һәм аннан күбрәк бинасы булу, “торак” һәм “торак бина” дип билгеләнгән бүлмәләр, аларның гомуми мәйданы гаи-ләнең һәр әгъзасына 24 квадрат метрдан артык булганда; “торак йорт” дип билгеләнгән гомуми мәйданы 40 квадрат метрдан артык булган ике һәм аннан күбрәк бина; гомуми мәйданы 0,25 гектар,  авыл җирлекләре һәм авылара территорияләр өчен – 1 гектар тәшкил иткән “торак булмаган” билгеләнеше булган ике һәм аннан күбрәк бина, ике һәм аннан күбрәк гараж яки машина урыны булса;

– мөрәҗәгать итүчедә һәм аның гаилә әгъзаларында Россия Федерациясе буенча тулаем җан башына яшәү минимумы күләменнән артып киткән җан башына уртача керемнәре кредит оешмаларында ачылган депозит счетларында һәм кертемнәрендә калган акчаларга исәпләнгән процент рәвешендә булуы.

САЛЫМНАР БУЕНЧА БУРЫЧ

– Салым бурычы булган очракта аңа билгеле бер социаль ярдәм чаралары билгеләнми. Даими рәвештә кеше каравына мохтаҗ булган 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга өстәмә айлык акчалата түләүләр бирүне туктаталар, – дип ассызыклады социаль яклау бүлеге җитәкчесе. – Шулай ук түбәндәге түләүләрне билгеләү турындагы гаризаны карау бурычны түләүгә кадәр туктатыла, әмма 90 көннән дә артыкка түгел.

Әгәр кеше 90 көн эчендә бурычын түләсә, түләү яңадан торгызыла. Шул ук вакытта ул акчаны айлар дәвамында түләмәгән айлар өчен дә алачак. Әгәр гражданин салым бурычын түләмәсә, аңа ярдәм чараларын билгеләүдән баш тарту турында карар чыгарыла.

СОЦИАЛЬ КОНТРАКТ

Бөгелмә муниципаль районының социаль яклау территориаль органы 2022 елда аз керемле гражданнар белән ярдәм күрсәтү социаль контрактын төзүне дәвам итә. Ул төрлечә башкарыла:

– эшкә урнашуда;

– шәхси эшмәкәр яки үзмәшгульлек оештыру буенча;

– шәхси хуҗалыкны үстерүдә;

– башка ярдәм чаралары күрсәтелә.

Быелдан үз эшеңне ачуга ярдәм күләме артты – 75 меңнән 150 мең сумга кадәр, эшкә урнашуга 10 695– 11 724 мең сумга кадәр.

– Социаль контракт алу өчен гаилә социаль яклау органнарына гариза тутырырга һәм алдагы өч айда алынган керемнәре турында мәгълүмат бирергә тиеш. Әгәр керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булса, гражданнар социаль контракт төзүгә дәгъва итә ала, – дип сөйләде Эльмира Җамалиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса