Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Марат Җәббаров Татарстан территориясендә АЧС таралуны булдырмау буенча республика штабы утырышын уздырды

Марат Җәббаров катгый үтәлергә тиешле түбәндәге профилактика чараларын атады.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында республика территориясендә дуңгызларда африка чумасын булдырмау буенча республика штабы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үткәрде.

Чарада штаб әгъзалары:Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы Идарәсе, Баш ветеринария идарәсе, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ, ТР буенча Россиян Җәзалар үтәтү буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы Идарәсе, Биоресурслар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты вәкилләре, шулай ук Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан Республикасы идарәсе һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашты. Чарага видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары кушылды.

- Бүген безгә, республика территориясенә инфекция үтеп кермәсен өчен, булган барлык ресурсларны кулланырга кирәк. Алабуга районы һәм Самара өлкәсе буенча йогышлы чыганаклар теркәлү аеруча борчу тудыра, - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, агымдагы елның 19 декабрендә Алабуга районының «Түбән Кама» милли паркы территориясен карап чыкканда, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт инспекторы тарафыннан Танай авылы янында унике кыргый кабанның үләксәләре табылуы турында хәбәр итте. Дуңгызларны африка чумасына тикшерү өчен өч Кабаннан пробалар алынган һәм «Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе» ФДБУгә тикшерү өчен җибәрелгән. 2020 елның 20 декабрендә аларда африка дуңгыз чумасына уңай нәтиҗә билгеләнгән. 2020 елның 21 декабрендә Владимир шәһәренең «Хайваннар сәламәтлеген саклау федераль үзәге» ФДБУдән АЧС диагнозын раслау алынган.

Эпизоотик чыганак зонасына өстәмә тикшерүләр үткәрү барышында тагын 10 кабан дуңгызы мәете табылган. Һәлак булган барлык хайваннар да ачыкланган урында яндырылган, дезинфекция үткәрелгән.

Якын-тирәдәге 5 км ераклыктагы барлык юлларда эпизоотик чыганактан беренче куркыныч яный торган зонага транспорт һәм кешеләр кертүне чикләү буенча постлар куелган.

23 декабрьгә шәхси ярдәмче хуҗалыклардан 8 дуңгыз, 2 дуңгыз түшкәсе алынган. Алар барысы да яндырылган. Эпизоотик чыганакта эшләүче барлык транспорт дезинфекцияләнә.

«Бүген безнең бурыч - уртак көч белән республика территориясендә инфекция таралуны булдырмау. Моны әлегә кадәр эшләмәгән булсалар, авыл җирлекләре башлыкларын, дуңгызчылык предприятиеләре җитәкчеләрен чакырып, гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышын тиз арада үткәрергә кирәк. Гражданнарга инфекция таралу куркынычы турында мөмкин кадәр тизрәк җиткерү зарур. Дуңгыз асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗалары, дуңгызчылык предприятиеләре җитәкчеләре һәм дуңгызчылык предприятиеләренә хезмәт күрсәтүче персонал бик сак булырга тиеш. Дуңгызчылык предприятиеләре, терлекләр тотуның барлык ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәп, мөмкин кадәр ябык режимда эшләүне тәэмин итәргә тиешләр», - дип билгеләп үтте Алмаз Хисаметдинов.

Марат Җәббаров республикада африка чумасы вирусының таралуына юл куймау буенча үткәрелә торган профилактик чараларны көчәйтергә кирәклеген ассызыклады.

Марат Җәббаров катгый үтәлергә тиешле түбәндәге профилактика чараларын атады:

  • куркыныч яный торган 1 зонада кабаннар санын 1000 гектарга 0,25 башка кадәр киметү чараларын башларга.
  • Муниципаль районнарда гадәттән тыш хәлләр буенча комиссияләр утырышларын үткәрергә.
  • Дуңгызчылык предприятиеләренә, терлекләрне тоту буенча барлык ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәп, ябык режимда эшләүне тәэмин итәргә.
  • Авыл җирлекләре башлыкларына вирус таралу куркынычы булу турында халыкны кисәтергә.
  • Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда дуңгыз асраучы гражданнарга урманнарга чыкмаска, термик эшкәртү узмаган азык-төлек калдыклары белән терлекләрне аштмаска.
  • Йорт дуңгызлары үлгән һәм кабаннар мәетләре табылган очракта, кичекмәстән ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса