Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Марат Әхмәтов Рөстәм Миңнехановның 10 еллык җитәкчелеге турында: бу - масштаблы иҗат еллары.

ТР Президенты җитәкчелеген хакимиятнең дәвамчанлыгының яхшы үрнәге дип санарга мөмкин.

Соңгы ун ел Татарстан өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә зур күләмле иҗат итү һәм үсеш еллары булды, чөнки республика җитәкчеләре командасы акрынлап яңартыла, ә икътисадый күрсәткечләр үсә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов әнә шундый фикер белдерде.

«Бу хакимиятнең яхшы дәвамчанлыгы үрнәге, чөнки команда сакланып калды һәм акрынлап яңара бара. Бу масштаблы иҗат еллары булды", - дип билгеләп үтте Әхмәтов.

Бу елларда Татарстан бюджетының керемнәре ике тапкырга диярлек арткан. 2010 елда бюджетның керем өлешен 140 млрд. сумга якын бәяләсәләр, 2020 елга планнарда 270 млрд.сум тәшкил итәчәк.

"Икътисадта тулай төбәк продуктын, республика бюджеты керемнәрен, республиканың тотрыклылыгын чагыштырырга кирәк. Без 2010 елда старт алган һәм хәзер ирешкән күрсәткечләр узган 10 ел үсеш һәм күтәрелеш  чоры булуын ачык күрсәтә", - дип ассызыклады Әхмәтов.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты вазыйфасына нәкъ 10 ел элек — 2010 елның 25 мартында кереште. Моңа кадәр ул республика Премьер-министры иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса