Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Марат Әхмәтов: “Республиканың иҗтимагый һәм сәяси тормышында үсешнең яңа этабы, рухи кыйммәтләрнең өстенлекле юнәлеше башлана”

Күрше Лениногорскида ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов булып китте.

Башта кунакларга нефть музеенда төбәктә нефть чыгару этаплары турында сөйләделәр. Аннары Марат Готыф улы музейның конференц-залында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссиянең күчмә утырышын уздырды. Ул, мәгълүм булганча, әлеге комиссиянең рәисе булып тора. Утырышта республиканың көньяк-көнчыгыш районнары башлыклары, мәгариф, мәдәният, җирле күмәк мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

М. Әхмәтов чыгышын комиссиянең эш концепциясенә ТР Президенты Р. Миңнехановның татар милли үзаңы, традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч турында күптән түгел матбугатта басылып чыккан мәкаләсе юнәлеш бирүен әйтүдән башлады. “Милләт юкка чыкса, аны кайтарып булмаячак” – илбашының әлеге сүзләре мөрәҗәгатьнең татар халкын саклап калу юнәлешендә стратегик программа булуын, мәгариф, мәдәният һәм милли матбугат өлкәсендә бурычларны билгеләвен күрсәтә.

Республиканың иҗтимагый һәм сәяси тормышында үсешнең яңа этабы, рухи кыйммәтләрнең өстенлекле юнәлеше башлана, дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. Ул бигрәк тә татар телендә тәрбиянең балалар бакчасыннан башланырга тиешлегенә басым ясады: “Без еш кына чиста татар телендә сөйләшүче балаларның, бакчага йөри башлауга, тиздән рус теллегә әйләнүенең шаһитлары булабыз. Балалар бакчаларында татар телендә тәрбияләү безгә күпмедер дәрәҗәдә телне саклап калырга ярдәм итәчәк”, – диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Аралашу саклый телне. Ә җөмһүриятебездәге 2 миллион 100 мең татарның миллион ярымы үз телендә сөйләшми. Моның өчен татар теленә тормышта рухи ихтыяҗ булу кирәк. Телне  һәм аңа хөрмәтне сакларга кирәк. “Әмма бездә, үз Конституциябез, татар теле дәүләт теле булуга карамастан, хәтта күп җитәкчеләр татарча матур итеп сөйләшә дә белми һәм шуның белән телнең абруен төшерә,” – дип,  хакимият башлыклары бакчасына да “таш атты” рәис: “Урыннарда гына эшләп була торган эшләр бар: хакимият бүлек-идарәләренә җитәкче сайлау (билгеләү), әти-әниләр белән эшләү һ.б. Җитәкчелектә саф татарча аралаша белә торган кешеләр кирәк”.   

Гомумән, ул татар телен саклау һәм үстерү юнәлешендә эшнең җитәрлек дәрәҗәдә алып барылмавын билгеләп үтте һәм вәкилләре утырышта катнашкан алты райондагы күрсәткечләргә кыскача анализ ясады.

104 мең халкы булган Бөгелмәдә һәм 65 торак пунктта яшәүчеләрнең 57 процентын – руслар, 36 процентын татарлар тәшкил итә. Мәктәпкәчә яшьтәге  56 оешмада 6 меңгә якын бала булып, шуларның 33 проценты татар телендә тәрбия ала. Шәһәр-райондагы 39 мәктәптә исә 11 700 бала белем ала, 5 милли мәктәп эшли (859 укучы), шуларның 3се – татар мәктәбе (159 укучы), ә тагын 700 бала тәрбияләнә торган гимназия, лицей-интернатта тәрбия эшләре татар телендә алып барыла.

Бөгелмәдә мәдәни базаның көчле булуы билгеләп үтелде: район мәдәният йорты, 29 авыл клубы, 31 китапханә, балалар китапханәсе, музейлар һ.б. эшли – барысында да милли тәрбия мәсьәләсе игътибарга алынган.

Ә менә милли матбугатка мөнәсәбәт җәһәтеннән шәһәр-районыбыз бик “балкымый”: гомуми тираж – нибары 1 043 данә, шуның 605е – җирле “Бөгелмә авазы” газетасы, республика басмалары – 439 данә. Бу өлкәдә дә җитәкчеләргә эшне көчәйтергә тәкъдим ителде.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса