Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Марат Әхмәтов фермерлар белән очраша

2015 елның 29 октябрендә Казанда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры "Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында фермерлар белән очрашу уздырачак. Эшмәкәрләр бу көнне министр белән хәл итәсе мәсҗәләләре, проблемалары турында сөйләшә алачак. Очрашуны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау уполномоченные Тимур Нагуманов оештыра. Очрашуда катнашырга теләгән...

2015 елның 29 октябрендә Казанда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры "Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында фермерлар белән очрашу уздырачак. Эшмәкәрләр бу көнне министр белән хәл итәсе мәсҗәләләре, проблемалары турында сөйләшә алачак. Очрашуны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау уполномоченные Тимур Нагуманов оештыра. Очрашуда катнашырга теләгән бизнес вәкилләре 2015 елның 26 октябренә кадәр теркәлә ала.

Марат Әхмәтовка сорау бирергә теләүче эшмәкәрләр бизнес-власть.рф сайтында теркәлергә һәм RT@ombudsmanbiz.ru электрон почтасына заявка җибәрергә тиешләр.

Шулай ук очрашуда катнашырга теләүчеләр проект координаторлары белән 8 (843) 203-44-17 номерлы телефон аша элемтәгә кереп, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алалар.

Тимур Нагуманов:

"Эш барышында авыл хуҗалыгы министрына фермерларда гына түгел, ә республиканың агросәнәгать секторында, азык-төлек җитештерү тармагында эшләүчеләрнең дә сораулары күп туа. Шуңа да без очрашуга КФХ, эшкәртү компанияләре, сәүдә челтәрләре, агропромышленность комплексының система коручы предприятиеләре вәкилләрен көтәбез. Максатыбыз - бизнес проблемаларын тикшереп, тиз арада хәлиткеч чаралар күрү. Мин барлык эшмәкәрләрне алдан ук сорауларын әзерләргә һәм очрашуда катнашырга чакырам!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса