Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Марат Җәббаров Татарстан территориясендә АЧС таралуны булдырмау буенча республика штабы утырышын уздырды

Йорт дуңгызлары үлгән һәм кабан дуңгызлары үләксәләре табылган очракта, ветеринария хезмәтенә кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика территориясендә дуңгызларда африка чумасы таралуны булдырмау буенча республика штабы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үткәрде.

«Республикада вәзгыять киеренке. Әлмәт һәм Зәй районнарында кыргый кабаннар арасында тагын 2 чыганак ачыкланды. Барлыгы 6 чыганак теркәлгән. 3 район: Алабуга, Зәй һәм Әлмәт районнары имин булмаган районнар санала. 100 километрлы зонага республика территориясенең яртысыннан артыгы эләгә. Кыргый кабаннар аркасында вирусның тагын да таралу куркынычы бар. Бүгенге вәзгыять авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, крестьян (фермер) хуҗалыкларында, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда дуңгызларның күпләп үлүенә сәбәп булырга мөмкин, бу зур финанс югалтуларга китерәчәк һәм республиканың азык-төлек иминлегенә куркыныч яный», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Киңәшмә ахырында Марат Җәббаров республикага африка чумасы вирусы таралуга юл куймау буенча үткәрелә торган профилактик чараларны көчәйтергә кирәклеген ассызыклады һәм катгый үтәлергә тиешле профилактика чараларын әйтеп узды:

– куркыныч яный торган 1 зонада кабаннар санын 1000 гектарга 0,25кә кадәр киметү чараларын башларга;

– муниципаль районнарда гадәттән тыш хәлләр буенча комиссияләр утырышларын үткәрергә;

– дуңгызчылык предприятиеләренә, терлекләрне тотуның барлык ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәп, ябык режимда эшләүне тәэмин итәргә;

– авыл җирлекләре башлыкларына вирус таралу куркынычы булу турында халыкны кисәтергә.

– шәхси ярдәмче хуҗалыкларда дуңгыз асраучы гражданнарга урманнарга барып йөрмәскә, термик эшкәртү узмаган азык-төлек калдыклары белән тукландыруны булдырмаска кирәк.

Йорт дуңгызлары үлгән һәм кабан дуңгызлары үләксәләре табылган очракта, ветеринария хезмәтенә кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса