Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Марат Җәббаров Бөгелмә районы Советының йомгаклау сессиясендә катнашты

Сәфәр кысаларында алар сәнәгать предприятиеләре, кече һәм урта бизнес, Бөгелмә районының агросәнәгать комплексы, мәгариф, мәдәният һәм социаль яклау учреждениеләре продукциясе күргәзмәсен карадылар.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш визиты белән Бөгелмә муниципаль районында булдылар. Сәфәр кысаларында алар сәнәгать предприятиеләре, кече һәм урта бизнес, Бөгелмә районының агросәнәгать комплексы, мәгариф, мәдәният һәм социаль яклау учреждениеләре продукциясе күргәзмәсен карадылар.

Күргәзмәдә «ЭКОНИВА» компаниясе үз продукциясен күрсәтте, ул хәзерге вакытта Бөгелмә районында сөтчелек комплексы төзи. Барлык теләүчеләр әлеге бренд астында тәмле һәм файдалы сөт продукциясен татып карый алдылар. Аннары алар муниципаль район Советы сессиясе эшендә катнаштылар, анда 2020 елның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар каралды.

“Республиканың ныклы запасы булу һәм федераль дәрәҗәдә кабул ителгән чаралар Татарстанга, тулаем алганда, 2020 елны минималь югалтулар белән узарга мөмкинлек бирде. Республика Россия Федерациясе субъектлары арасында алдынгы урыннарны саклап калды. Узган ел нәтиҗәләре буенча, тулаем төбәк продукты, бәяләүләр буенча, 2,4 трлн сум яки 97,1% тәшкил итте; сәнәгать җитештерүе 2019 ел дәрәҗәсенә карата 96,4% тәшкил итте; читкә чыгарылган продукция күләме - 2,7 трлн сум; 2 680,1 мең кв. м торак файдалануга тапшырылды (2019 елга карата 100,2%); авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукция күләме 263,4 млрд. сумга җитте. (2019 елга карата 104%), Татарстан игенчеләре соңгы 12 ел эчендә рекордлы уңыш – 5,5 млн. тонна ашлык җыеп алдылар”, – дип билгеләп үтте Алексей Песошин утырышта чыгыш ясаганда.

 Пандемиягә карамастан, 2020 елда Татарстанның агросәнәгать комплексы яхшы динамика күрсәтте. Башлангыч нәтиҗәләр буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында сөт җитештерү һәм бәрәңге җыю буенча Россия Федерациясендә 1 урында тора; 6 урында – шикәр чөгендере җыю буенча; 7 урында – ашлык җыю һәм ит җитештерү буенча,10 урында - яшелчә җыю буенча. 2020 елда республика һәм федераль бюджетлар исәбенә авыл хуҗалыгына ярдәм итүгә 14,4 млрд. сум бүлеп бирелгән. Агымдагы елда да тиешле ярдәм чаралары сакланачак. Бөгелмә районының авыл хуҗалыгы өлкәсендәге күрсәткечләре бик үк мактарлык түгел.

АПК рейтингында ел йомгаклары буенча республика районнары арасында район бары тик 31нче урынны гына алды.

Татарстанның 2,10% сөрүлек җирләрен алып, 2020 елда республика агросәнәгать комплексының акчалата керемендә районның чагыштырма өлеше бары тик 0,78% тәшкил итте.

 Район хуҗалыкларында бүген тәүлеклек тулаем савым 31,5 тонна тәшкил итә. Бу республика районнары арасында 38 урын гына. Район башлыгының хисап докладында әйтелгәнчә, аграр комплексының яңа инвесторына сөт терлекчелегендәге хәлне яхшыртуга зур өмет баглыйлар.

Район аутсайдерлар рәтендә кала – кече хуҗалыкларны үстерү буенча да 40 урында.

Республикада кече авыл бизнесына  ярдәм итү максатларында күп программалар гамәлгә ашырыла, шул исәптән яңа эш башлаучы фермерлар, гаилә фермалары өчен төрле грантлар һәм «Агростартап».

“Узган елда Бөгелмә районыннан бары тик 2 фермер гына дәүләт ярдәме мөмкинлегеннән файдаланды. Район хакимиятенә АПКның барлык юнәлешләре буенча эшне көчәйтергә, агрохолдингларның инвестпроектларын нәтиҗәле гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә, актив авыл халкына үз хуҗалыкларын үстерүдә ярдәм итәргә кирәк”, – дип ассызыклады үз чыгышында Алексей Песошин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса