Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Марафонда катнашыйк!

Хөрмәтле бөгелмәләр, шәһәребез кунаклары! Бөек Җиңүнең 69 еллыгы алдыннан киң күңелле, шәфкатьле йөрәкле ярдәмчел кешеләргә мөрәҗәгать итәбез. Бу мөрәҗәгатебез - Ватаныбызны яклап сугышкан, безнең өчен якты киләчәкне төзегән, гомеребез буе аларга рәхмәтле булырга тиешле кешеләргә ярдәм сорау ул.

Дошман белән аяусыз бәрелештә һәлак булганнар турында хатирәләрне саклау, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре турында ихлас кайгыртучанлык күрсәтү, аларның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту, матди һәм медицина-социаль хезмәтләр юнәлешендә булышу - безнең барыбызның да изге бурычы ул. Шуңа күрә дә теләгән һәрбер кешене "Шәфкатьлелек" ("Милосердие") фондының "Җиңү" счётына акча туплау өчен "Йөрәк хәтере" ("Память сердца") дип аталган хәйрия марафонында катнашырга чакырабыз.
Ветераннарның "Не стареют душой ветераны" дип аталган үзешчән сәнгать фестивале кысаларында узачак бу чара Татар мәдәният үзәгендә 30 апрель көнне сәгать 10да башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса