Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Маньяк өчен – 3 млн сум [+ФОТО]

Татарстан эчке эшләр министрлыгы республикада пенсионер карчыкларны үтерүче хакында файдалы мәгълүмат өчен шул күләмдә акчалата түләү вәгъдә итә. Үтерүчене инде 5 ел эзлиләр. Билгесез җинаятьче Идел буе территориясендә утыздан артык кеше үлемендә шикләнә. Аның корбаннары - Казан, Марий Эл, Чувашия, Чиләбе өлкәсе һәм Башкортстанда яшәүче пенсионерлар. Билгесез ир-ат олы яшьтәге...

Татарстан эчке эшләр министрлыгы республикада пенсионер карчыкларны үтерүче хакында файдалы мәгълүмат өчен шул күләмдә акчалата түләү вәгъдә итә.

Үтерүчене инде 5 ел эзлиләр. Билгесез җинаятьче Идел буе территориясендә утыздан артык кеше үлемендә шикләнә. Аның корбаннары - Казан, Марий Эл, Чувашия, Чиләбе өлкәсе һәм Башкортстанда яшәүче пенсионерлар. Билгесез ир-ат олы яшьтәге әби-апаларга үзен социаль яки коммуналь хезмәтләр вәкиле диеп фатирларына узган һәм мескен карчыкларны үтереп аларның акчасын һәм кыйммәтле әйберләрен алып чыгып киткән.
Ничә еллар инде эзләнүләр дәвам итсә дә, әлегәчә аның эзенә төшә алганнары юк.
Җинаятьчегә чама белән 20-35 яшь, буе 170-175 см тирәсе, аксыл-сары чәчле, күзләре ачык төстә. Аны күрүчеләр кары курткадан, кара чалбардан, кара бәйләгән шапкадан истә калдырганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса