Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Малайзия короле Мәскәү гүзәленә өйләнгән

Узган атнада Малайзия короле Мөхәммәд V “Мәскәү гүзәле-2015” титулына ия булган Оксана Воеводинага өйләнгән.

Мөселман туе 22 ноябрьдә “Barvikha Concert Hall” концерт залында үткән. “StarHit” басмасы хәбәр итүенә караганда, ярты ел элек Оксана Воеводина Ислам динен кабул иткән, аның хәзер яңа исеме - Рихана.

49 яшьлек Мөхәммәд V өчен бу - икенче никах. 2004-08 елларда ул Малайзия солтаннарының берсенең идарә итүче нәселе Патанилар вәкиле Кангсадал Пипитпакдига өйләнгән булган. Алар аерылышкан.

Мәскәү гүзәле Малайзияу королевасы була алмаячак, титул бу илдә туган кешеләргә генә бирелә.

Малайзиядә король – сайлап куела торган вазыйфа. Мөхәммәд V 2017 елда биш елга ил җитәкчесе булып сайланган.

 Фото - vesti.ru

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса