Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Максим Шевченко: «Татарстан - ул тотрыклылык утравы».

Республика икътисадта башка регионнар, милләтара татулык һәм традицияләрнең буыннан-буынга саклануы буенча үрнәк булып тора.

ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның җитәкчелек юнәлеше аркасында, Татарстан тотрыклылыкның, икътисадый һәм милләтара иминлекнең чын үрнәге булды. Мондый фикерне "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы белән әңгәмәдә Россия сәясәтчесе, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Максим Шевченко белдерде. Ул республиканың узган унъеллыктагы өч төп моментны билгеләп үтте.

"Беренчедән, бу һичшиксез икътисади казанышлар. Татарстан - республика җитәкчелеге позициясе аркасында, деиндустриальләштерүгә дучар булмаган үзәк булып кала бирә. Бүген конкурентлыкка сәләтле продукция чыгаручы эре гигант предприятиеләр сакланып калды. Илдә башка шундый төбәкләрне мин белмим ", - дип уртаклашты Шевченко.
Рөстәм Миңнеханов вакытындагы республиканың башка төп казанышы - милләтара мөнәсәбәтләрдә балансның һәм татулыкның саклануы.

«Татарстан - Евразия дөньясы үрнәге, анда төрле халыклар һәм цивилизацияләр бергә яши һәм бер сәяси милләт булып тора. Татарстан монда башка төбәкләр өчен чын үрнәк», - диде Максим Шевченко.

Аның сүзләренә караганда, республикада узган чорлардан сакланып килгән дәвамлылык тагын бер мөһим вакыйга булып тора.

"Мин Татарстанның традицияләрен саклавын ачык күрәм. Мәсәлән, Рөстәм Миңнеханов аны республика Дәүләт Киңәшчесе вазыйфасын биләгән Минтимер Шәймиевкә карата саклый. Һәм өлкән буынның үз тәҗрибәсен төбәкне уңышлы үстерү өчен яшьләргә тапшыруы бик мөһим. Минемчә, бу акыллы сәяси система мисалы бөтен ил өчен үрнәк. Традицияләр һәм хакимиятнең дәвамчанлыгы булмаган җәмгыять, тотрыклылыктан мәхрүм кала. Шуңа күрә бүген Татарстан - тотрыклылык утравы”, - дип йомгаклады Максим Шевченко.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса