Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Магнитлы көннәр

Кечкенә көчле беренче геомагнит тир-бәнүләр 1–2 ФЕВРАЛЬДӘ көтелә.

Кечкенә көчле беренче геомагнит тир-бәнүләр 1–2 ФЕВРАЛЬДӘ көтелә. Алар сәламәтлек өчен зыян китерми, ләкин кан басымы югары булган кешеләргә кирәкле даруларны алдан алып кую киңәш ителә.

4 ФЕВРАЛЬДӘ көтеләчәк магнит дулкынлану, бу айның иң көчлесе булыр дип фаразлана. Метеоактивлык йөрәккә, баш миенә, буыннарга һәм кан тамырларына өстәмә авырлык бирәчәк, шуңа күрә артык физик йөкләнешне булдырмаска һәм ул көнне мөмкин кадәр тыныч шартларда үткәрергә кирәк.

5 ФЕВРАЛЬДӘ алдагы көннең магнит дулкыннары тынычланып бетмәячәк. Метео үзгәрешләргә бәйле кешеләр баш әйләнү һәм авырту, аяк-куллар оюын тоярга мөмкин.

10–14 ФЕВРАЛЬДӘ геомагнит һөҗүм күпчелек кешенең хәлендә чагылырга тиеш түгел. Тик мондый озакка сузылган дулкынлану хроник авырулары булган кешеләргә уңайсызлыклар китереп чыгарырга мөмкин.

Кыска һәм аз интенсив тирбәнешләр

22 ФЕВРАЛЬДӘ сәламәтлеккә күңелсез-лекләр китермәячәк, әмма эмоциональ хәләткә йогынты ясаячак.

27 ФЕВРАЛЬДӘ аз көчле магнит дулкынланулар берничә сәгать кенә дәвам итәчәк. Алар баш авыртуын һәм кәеф үзгәрүен китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса