Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

М12 трассасын төзү корыган күлләрне торгызу буенча эшләр башкарырга мөмкинлек бирәчәк

Кипкән күлләргә су тутыру үтенече белән җирле халык мөрәҗәгать итте.

М12 Мәскәү-Казан тиз йөрешле трассасын төзү Татарстанның Лаеш районында кипкән күлләрне торгызу буенча эшләр башкарырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов эшлекле төркем утырышында хәбәр итте.

«Чистартылган суны сулыкка агызалар, бу кайсы урында булачак, моны проектлаучы барлык нормаларга туры китереп билгеләячәк. Тик мин корып баручы күлләрне тулыландыруны сораган кешеләргә ярдәм итәргә теләр идем. Бу безнең экологиягә файдага булачак», - диде транспорт министры.

Хәнифов сүзләренә караганда, проектлаучы чистартылган су күләмен исәпли, аларны билгеле бер мәйданнан җыярга мөмкин.

«Мин проектлаучылардан яңгыр сулары агынтыларын җыеп, бүген кипкән күлгә юнәлтеп буламы, дип сорадым. Мөмкин булса, без моны эшлибез. Һәм ул чакта безгә барлык агымсуларны бер урынга җыеп, күлләрне - бернеме, ике яки өчнеме, күлләрне туендыруга җибәрү яхшырак», - дип ассызыклады ул.

Проектның комплекслы баш инженеры, «Институт Гипростроймост - Санкт-Петербург» АҖ вәкиле Андрей Резвяков хәзерге вакытта территорияне планлаштыру проекты эшләнүен искәртте. Ул билгеләп үткәнчә, локаль чистарту корылмалары, һичшиксез, каралган, әмма аларның конкрет кайда урнашуы проект документларын эшләү стадиясендә төгәл билгеләнәчәк.

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында М12 Мәскәү - Казан тиз йөрешле автомобиль юлы төзелеше буенча эшче төркем утырышы булып узды. Анда магистральнең кай тирәдән үтү варианты каралды, ул Гребени авылы янында Идел аша күпер төзүне дә күздә тота.

Эшче төркем составына кайбер министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук автомагистраль төзергә мөмкин булган торак пунктларда яшәүчеләр керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса