Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Любовь Авдонина: Корпоративлар коронавирус белән авыручылар артуга китерергә мөмкин

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Яңа елны эштә бәйрәм итүдән баш тартырга тәкъдим итә.

Быел Яңа ел корпоративларыннан баш тартырга яки аларны тиешле чикләүләр һәм профилактиканың барлык чараларын кулланып үткәрергә кирәк. Югыйсә, корпоратив бәйрәм Covid-19 коронавирусы күпләп таралуга сәбәп булачак. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Әгәр барлык чараларны да үтәмәсәк [профилактика һәм чикләүләрне], фараз бик начар. Шуңа күрә, санитар-эпидемиологик вазгыять өлкәсендә Татарстанда ирешелгәннәрне югалтмас өчен, профилактиканың барлык чараларын да үтәргә кирәк», – дип искәртте спикер.

Ул корпоративны эш урыннарында үткәрүне иң начар вариант икәнлеген әйтте.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков корпоративларның хезмәткәрләр өчен генә түгел, аларның гаилә әгъзалары өчен дә куркыныч булуын искәртте, чөнки авырган кешеләр өйләренә инфекция алып кайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса