Бөгелмә яңалыклары

"Бөгелмә авазы" газетасы - Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Ләйсән белән Булат "Хатын+Ир" концертына билет уйната!

Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов 19 ноябрьдә узачак "Хатын+Ир" исемле концертларына әзерләнә. Бу уңайдан йолдызлы гаилә интернеттагы "Bairam Family" исемле каналларында кызыклы видеоблог ачып җибәрде. "Хатын+Ир" скетч комедиясенең беренче сериясе ирләрнең хатыннарына нәрсә әйтергә ярамаганлыгы, икенчесе - ир-атның хатыныннан туган көнгә сорап китүе турында. Тиздән Ләйсән белән Булат әлеге шаян...

Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов 19 ноябрьдә узачак "Хатын+Ир" исемле концертларына әзерләнә. Бу уңайдан йолдызлы гаилә интернеттагы "Bairam Family" исемле каналларында кызыклы видеоблог ачып җибәрде. "Хатын+Ир" скетч комедиясенең беренче сериясе ирләрнең хатыннарына нәрсә әйтергә ярамаганлыгы, икенчесе - ир-атның хатыныннан туган көнгә сорап китүе турында.


Тиздән Ләйсән белән Булат әлеге шаян видеоблогның өченче сериясен төшерергә планлаштыра. Аның нинди темага багышланачагын сез, ягъниIntertat.ru укучылары хәл итәчәк! Иң кызыклы идея тәкъдим итүчегә Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмовның 19 ноябрьдә "Пирамида"да узачак "Хатын+Ир" исемле концертына ике кешелек билет тапшырылачак.


Тәкъдимнәрегезне vk.com/elchik87 аккаунтына яисә tali.deva@list.ru адресына "Хатын+Ир" темасы белән юллагыз. Җиңүче 13 октябрь көнне билгеле булачак. Уңышлар, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6