Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ләйлә Фазлыева: Россия Конституциясенә төзәтмәләр өчен тавыш бирү — тарихи вакыйга

Татарстан Премьер-министры урынбасары Казандагы сайлау участокларының берсендә тавыш бирүдә катнашты.

Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү - һәркемгә кагыла торган тарихи вакыйга. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сайлау участогында булганда шундый фикерен белдерде.

«Бу вакыйга (РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү) һәрберебез өчен мөһим, чөнки без куелган сорауга җавап бирә алабыз. Безнең бу эштә катнашу мөмкинлеге булу - тарихи вакыйга», - диде Ләйлә Фазлыева.

Премьер-министр үзгәрешләрнең һәрвакыт авыр кабул ителүен, тик аларга барырга, аларны кабул итәргә һәм үзләштерергә кирәклеген өстәп әйтте.

«Россия Федерациясе өчен бу зур тәҗрибә. Беренче тапкыр бөтен кеше Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнаша», - дип белдерде ТР Премьер-министры урынбасары.

Мондый формат ярдәмендә илнең төп документы гомумхалык әһәмиятенә ия була, дип ассызыклады Фазлыева.

Ул бер көндә генә түгел, ә атна дәвамында тавыш бирү мөмкинлегенә бик уңай карады: «Һәр кеше үз графигында һәм ритмында яши, шуңа күрә мондый формат һәркем өчен бик уңайлы», - ди Ләйлә Фазлыева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса