Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Лолита ирен коткарган

Җырчы Лолита Милявская һәм аның ире Дмитрий Иванов курорттан Мәскәүгә кайтып төшкәннәр. Анда баруларының сәбәбе ял итү генә түгел. Спортчы ирне көч-хәл белән сектадан аерырга туры килгән. Лолита гастрольдә булган арада ир биш көн шәхси үсеш тренингына йөреп алган булган. Гастрольдән кайтып төшкәч, Лолита иренең нык үзгәрүенә игътибар иткән. Гипноз...

Җырчы Лолита Милявская һәм аның ире Дмитрий Иванов курорттан Мәскәүгә кайтып төшкәннәр.

Анда баруларының сәбәбе ял итү генә түгел. Спортчы ирне көч-хәл белән сектадан аерырга туры килгән.

Лолита гастрольдә булган арада ир биш көн шәхси үсеш тренингына йөреп алган булган. Гастрольдән кайтып төшкәч, Лолита иренең нык үзгәрүенә игътибар иткән. Гипноз белән аны зомбига әйләндергәннәр, шул ук вакытта 66 мең сумга якын акчасын да каерганнар. Хәлне аңлап алуга, җырчы Мәскәү уртасында тренинглар оештыру белән мәшгуль булган оешманы хокук саклау органнарына «тапшырган». Ә ирен бу хәлдән чыгару өчен Болгариягә алып киткән.

Хәзерге вакытта әлеге шикле оешманың эшен Тикшерү комитеты тикшерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса