Әлмәттә яңа «ЮВТ-24» телеканалы өчен алып баручылар кастингы игълан иттеләр
Кастинг җиңүчеләрен лайклар һәм фикерләр ярдәмендә инстаграмда сайлаячаклар.
«ЮВТ-24» яңа телеканалы өчен яңалыклар һәм һава торышы чыгарылышын алып баручыга кастинг башланды. Аның беренче этабы онлайн-форматта уза.
Анда теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен видео язарга, аны #кастингЮВТ24 һәм #погодаЮВТ24 хештеглары белән инстаграмда урнаштырырга кирәк. Һава торышын алып баручы роленә дәгъва кылучыларга тамашачыларны шаккатырырлык оригиналь видео яздырырга тәкъдим ителде.
Иң кызыклы видео «Әлмәт ТВ» телекомпаниясенең инстаграм аккаунтында басылачак.
Онлайн-форматтагы кастинг 26 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Финалистларны телекомпаниянең студиясенә чакырачаклар. Кастингның чираттагы этабы 27 гыйнварда узачак.
Чыганак: http://almetievsk-ru.ru/news/goryachie-novosti/v-almetevske-obyavili-kasting-vedushchikh-dlya-novogo-telekanala-yuvt-24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа