Читтән кертелгән очраклар юк.
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 35 яңа очрагы ачыкланган. Алар барысы да авыру кешеләр белән аралашкан. Бу хакта инфекциягә каршы көрәш буенча республика оператив штабы хәбәр итә.
«Тугыз кеше хастаханәгә озатылган, 26 кеше өендә дәвалана», – дип белдерделәр штабта.
Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (13 кеше) аралыгында ачыкланган.
Шәһәрләр һәм районнар буенча мәгълүмат:
1. Казанда – 20
2. Яр Чаллыда – 3
3. Әлмәттә – 2
4. Югары Ослан районында – 1
5. Биектау районында – 1
6. Зәй районында – 1
7. Яшел Үзәндә – 2
8. Кайбыч районында – 2
9. Мамадышта – 1
10. Түбән Кама районында – 1
11. Нурлатта – 1
Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 7 мең 584 очрагы теркәлгән, 6 мең 381 пациент (шуларның җидесе – узган тәүлектә) терелгән.