Өлкәннәргә капиталь ремонт өчен компенсация түләнәчәк
Күп фатирлы торак йортларда яшәүче 70 яшьтән узган өлкәннәр өчен капиталь ремонт чыгымнары компенсацияләнә. Күп фатирлы торак йортларда яшәүче 70 яшьтән узган өлкәннәр өчен капиталь ремонт чыгымнары компенсацияләнә. Бу хактагы карар, ягъни компенсация бирү тәртибе турында Татарстан хөкүмәте сайтында басылган. Россия төбәкләренә әлеге компенсацияне гамәлгә кую өчен бюджетара трансфертлар булачак....
Күп фатирлы торак йортларда яшәүче 70 яшьтән узган өлкәннәр өчен капиталь ремонт чыгымнары компенсацияләнә.
Күп фатирлы торак йортларда яшәүче 70 яшьтән узган өлкәннәр өчен капиталь ремонт чыгымнары компенсацияләнә. Бу хактагы карар, ягъни компенсация бирү тәртибе турында Татарстан хөкүмәте сайтында басылган.
Россия төбәкләренә әлеге компенсацияне гамәлгә кую өчен бюджетара трансфертлар булачак. Бүленеп бирелүче субсидияләр торак йортта яшәүче пенсионерларга ялгыз булганда да, гаилә белән яшәгәндә дә бирелә. Аерым алганда, 70 яше тулган пенсионерларга түләүнең ярты өлеше, ә 80 яшьтән узганнарга тулаем бирелә.
Төбәкләргә бүлеп бирү өчен барлыгы 3,6 миллиард сум акча каралган. Әлеге акчалар 2016 елның федераль бюджетында салынган булган.
"Татар-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа